ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2009 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 2009 елның 29 нчы апреленнән 7 нче майга чаклы чираттагы ялда.

28
апрель, 2009 ел
сишәмбе
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы булды.
Анда “Татнефть” ААҖ нең гыйнвар-март айларына бюджетны үтәү нәтиҗәләре каралды һәм 2009 елның маена бюджет расланды. 2008 елга төп эшчәнлек, нефть химиясе комплексы (Түбән Камада “Танеко” ААҖ тарафыннан төзелә торган Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексын төзү проектын исәпкә алмаганда) һәм АЗС челтәре буенча инвестицион программаны үтәү нәтиҗәләре чыгарылды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта журналистларга Бөек Ватан сугышында җиңүнең 64 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек турында сөйләделәр. Брифингта Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов һәм Татарстан Республикасының хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габдуләхәтов катнашты.
Республикада 172 меңнән артык Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыш инвалидлары һәм анда катнашучылар яши, шул исәптән 15158 сугыш инвалиды һәм анда катнашучы, 16708 сугышта катнашучыларның тол калган хатыннары, сугыш елларында тылда эшләгән 140 859 кеше исәпләнә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты бөтен хезмәткәрләренең бер көнлек эш хакы күләмендәге акчаны “Без булдырабыз!” республика хәйриячелек акциясе фондына күчерде.
Акция Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 ел, 22 нче декабрь, 2251-р номерлы әмере нигезендә “Беренче канал” ААҖ белән берлектә үткәрелә, һәм ул авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән

27
апрель, 2009 ел
дүшәмбе
Бүген Казанда, Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куелды.
Документка Россиянең мәдәният министры Александр Авдеев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Бүген Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында FISU ның (Federation International Sport University) генераль сәркатибе Эрик әфәнде Сайнтронд һәм җәйге Универсиадалар директоры Марк әфәнде Вандепласны кабул итте. Анда Казандагы спорт объектларын 2013 елда узачак җәйге Бөтендөнья студентлар уеннарын үткәрүгә әзерләү турында сүз барды.
25 нче – 26 нчы апрельдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эшлекле сәфәр белән Төркмәнстанда булды.
Делегация составында “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, “Татэнерго” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар бар.

25
апрель, 2009 ел
шимбә
2009 елның дүрт ае эчендә генә дә Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләре юл-транспорт һәлакәтләренә бәйле булган 360 коткару чарасы үткәргән. Шуның нәтиҗәсендә 198 кеше коткарылган. Бүген юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы хөкүмәт комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының "Татарстан Республикасында "2006-2012 елларда юл хәрәкәте иминлеген арттыру" Федераль максатчан программасын үтәүнең барышы турында" дигән темага үткәрелгән уртак утырышында бу турыда Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Рафис Хәбибуллин әйтте.

24
апрель, 2009 ел
җомга
Бүген Казанда (“Гранд-Отель” нең конференц-залы) Татарстан һәм Саксония Ирекле дәүләте арасында Татарстан Республикасында Машина төзелеше/производство техникасы буенча компетенция үзәген төзергә ниятләү турындагы беркетмәгә кул куелды. Документка республикабыз ягыннан – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Саксония Ирекле дәүләте ягыннан Саксониянең икътисад һәм хезмәт министры Томас Юрк кул куйды.
Беркетмәгә Саксония һәм Татарстан Республикасы эшлекле даирәләре вәкилләренең Татарстан-Саксония эшлекле форумы кысаларында кул куелды.

23
апрель, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Саксония Ирекле дәүләте Премьер-министры Станислав Тиллих белән очрашты.
Очрашу ахырында тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, анда икътисад һәм мәдәниятнең күп кенә юнәлешләре буенча хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сүз барган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International