ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Түбән Камадагы “Бигеш” аэропортына дүртенче рейс белән Россия парламентының югары һәм түбән палаталары вәкилләре килде.

18
июнь, 2008 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тереклек дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе тарафыннан Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына, экологик экспертиза үткәрү өчен, “2008 елгы аучылык сезонында Татарстан территориясендәге тояклы кыргый хайваннарны һәм бобрларны аулау күләме нигезләмәсе материаллары” җибәрелде.


17
июнь, 2008 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин Азәрбайҗан Республикасы хөкүмәт делегациясе әгъзаларына Түбән Кама сәнәгать зонасында гамәлгә ашырыла торган “Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы” проектын тәкъдир итте.

16
июнь, 2008 ел
дүшәмбе
Бүгенге көнгә “Татэнерго” ААҖ нең 130 мең тонна күләмендә ягулык запасы бар. Бу турыда бүген 2007-2008 елгы ягып җылыту вакытында ягулык-энергетика комплексы оешмаларының эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында “Татэнерго” ААҖ генераль директоры, “Генерирующая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, соңгы ике елда предприятиенең ягулык запасы лимиттан артып китә.

13
июнь, 2008 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Көньяк Кореяның “Lotte Group” компаниясе делегациясен кабул итте.
“Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә бердәм производство төзү барышында уздырылган чираттагы очрашуда “Lotte Group” вице-президенты Шин Донг Бин, “KP Chemical” (“Lotte Group”ның бүлендек компаниясе булып исәпләнә) президенты Хо Су Енг, “Ак Барс” Банк ААҖ идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов һәм башкалар катнашты.

12
июнь, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында “Түбән Камада Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы” төзелеше проекты буенча эшләр башкаруга Татарстанның нефть химиясе өчен аның язмышын хәл итү дәрәҗәсендәге килешүгә кул куелган иде.

11
июнь, 2008 ел
чәршәмбе
Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев Татарстан Республикасының Саба районындагы Евлаштау авылында салынган һәм 580 продуктлы ана дуңгызга исәпләнгән дуңгызчылык комплексына барып кайтты.

10
июнь, 2008 ел
сишәмбе
Бүген Ислам үсеше банкы (ИБР) ярдәме белән Казанда уздырыла торган Халыкара инвестицион конференция кысаларында экспозиция ачылды. Анда Татарстанның алдынгы предприятиеләре үзләренең продукцияләрен тәкъдим иттеләр.

9
июнь, 2008 ел
дүшәмбе
“10-11 нче июньдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев Татарстанга эшлекле сәфәргә киләчәк”, - дип хәбәр итте Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы Министрлыгы матбугат хезмәте.

6
июнь, 2008 ел
җомга
Бүген Түбән Камага “Нижнекамскшина” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашырга дип килгән Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов тоташ металл кордлы йөк машиналары шиннары җитештереләчәк яңа шин заводы төзелешенең барышы белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International