ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2008 ел
дүшәмбе
Түбән Камада (Татарстан Республикасы) “Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы” проектын автоматизацияләү буенча генераль подрядчы буларак, “Иокогава Электрик СНГ” компаниясе сайланды. Әлеге хәбәрне журналистларга тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр итте.

29
июнь, 2008 ел
якшәмбе
Санкт-Петербургта (Кузьмолово бистәсе) Сабантуй бәйрәме уздырылды. Түбән Кама һәм Башкортстандагы Стәрлетамак шәһәре аның төп оештыручылары булды. Татарстан Республикасының күпсанлы делегациясен Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов җитәкләде.

28
июнь, 2008 ел
шимбә
Бүген республика Президенты Гурбангулы Бердымухамедов җитәкчелегендәге Төркмәнстан делегациясе әгъзалары Татарстан Республикасының икътисади потенциалы белән танышты. “Казан” халыкара ат спорты комплексындагы күргәзмә стенды буйлап сәяхәт иткәндә, хөрмәтле кунакны Татарстан Республикасы башлыгы Минтимер Шәймиев озатып йөрде.

27
июнь, 2008 ел
җомга
Бүген республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2007-2009 елларга Татарстан Республикасы Төбәк финансларына реформалар үткәрү программасын тормышка ашыру буенча ведомствоара эшлекле төркем утырышы үткәрде.

26
июнь, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә “Татнефть” ААҖ медицина-санитария частеның яңа хирургия корпусын тантаналы рәвештә ачуда катнашты. “Татнефть” компаниясе корпус төзелешенә һәм анда югары технологияле җиһазлар урнаштыруга якынча 1,5 млрд. сум акча кертте. Бина ике ел эчендә төзелеп бетте.

25
июнь, 2008 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” дәүләти коммерцияле булмаган оешманың Кайгыртучанлык советы утырышы уздырылды. Кайгыртучанлык советы вәкилләре тикшергән мәсьәләләр арасында Татарстан икътисадының өстенлекле тармакларында проектларны гамәлгә ашыра торган оешмаларга банк кредитлары буенча процент ставкаларының күпмедер өлешенә компенсация бирү дә бар иде.

24
июнь, 2008 ел
сишәмбе
2008 елның 6 ае эчендә Татарстан Республикасы дәүләти төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре күзәтү астындагы 2074 объектка, шул исәптән юл төзелеше, торак һәм сәнәгать төзелеше объектларына тикшерү үткәргәннәр. Барлык сандагы тикшерүләрнең 1269 ы планлы рәвештә булган. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта Татарстан Республикасы дәүләти төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Рәис Мөбәрәкшин хәбәр итте.

23
июнь, 2008 ел
дүшәмбе
Киләчәктә нефть эшкәртү тирәнлеге исәп буенча өченче булган Түбән Камадагы нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексында 88 процент диярлек тәшкил итәчәк. Водород, пар, электр энергиясе тапкандагы авыр калдыклар конверсиясен исәпкә алып, әлеге күрсәткеч 98 процентка җитәчәк. Бу турыда 20 нче июньдә Норлатта (Татарстан) булып узган табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча Федерация Советы Комитеты һәм табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология буенча Дәүләт Думасы Комитетының берләштерелгән утырышында “Татойлгаз” ЯАҖ генераль директоры Роберт Фәссахов хәбәр итте.

21
июнь, 2008 ел
шимбә
60 ел эчендә чагыштырмача зур булмаган территориядә 3 млрд. тан артык нефть чыгарган Татарстан, тулысынча үз ресурсларына таянып, озак вакыт дәвамында нефть-газ сәнәгатен үстерү мөмкинлегенә ия булган Россиядәге аз төбәкләр рәтенә керә.
Бу турыда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кичә Норлатта кече һәм урта нефть чыгара торган компанияләр темасына уздырылган Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы профильле комитетларының берләштерелгән күчмә утырышында хәбәр итте.

20
июнь, 2008 ел
җомга
Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Европа реконструкция һәм үсеш банкының (ЕБРР) беренче вице-президенты Варел Фримен җитәкчелегендәге Европа реконструкция һәм үсеш банкы делегациясе белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россия буенча Европа реконструкция һәм үсеш банкының бизнес-төркеме директоры Алан Пийю, Идел буе округы буенча Европа реконструкция һәм үсеш банкы вәкиллеге башлыгы Михаэль Хофман һәм торак-коммуналь хуҗалык һәм инфраструктура буенча проектлар җитәкчесе Наталья Ханженковалар катнашты. Татарстанны Казан мэры Илсур Метшин һәм “Татэнерго” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International