“Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә полиэтилентерефталат җитештерү планлаштырыла

2008 елның 13 июне, җомга
Бүген Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Көньяк Кореяның “Lotte Group” компаниясе делегациясен кабул итте.
“Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә бердәм производство төзү барышында уздырылган чираттагы очрашуда “Lotte Group” вице-президенты Шин Донг Бин, “KP Chemical” (“Lotte Group”ның бүлендек компаниясе булып исәпләнә) президенты Хо Су Енг, “Ак Барс” Банк ААҖ идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов, кунакларны сәламләп, “Lotte Group” белән хезмәттәшлекнең Татарстан өчен зур дәрәҗә булуын билгеләп үтте. “Без үзебезнең контактларыбыз белән чиктән тыш кызыксынабыз”, - диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы. – Сезнең белән бергә без “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә бердәм проектны тормышка ашырырга әзербез”.
Очрашу тәмамлангач, Искәндәр Мөфлиханов аңлатып үткәнчә, бүген сүз “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә яңа полиэтилентерефталат нефть химиясе производствосы (ПЭТФ) төзү турында барды. Быелгы елның февралендә “Ак Барс” Банк ААҖ һәм Кореяның “Lotte Group” компаниясе арасында бердәм предприятие төзү турындагы килешүгә кул куелды.
Бүгенге көнгә “КP Chemical” Кытайда яңа терефтал кислотасы производствосын (ТФК) эшләтеп җибәрде. Ул Татарстан территориясендә полиэтилентерефталат нефть химиясе производствосы (ПЭТФ) проекты буенча төп чимал булачак. “КP Chemical” - полиэтилентерефталат нефть химиясе производствосының (терефтал кислотасы һәм моноэтиленгликольне поликонденсацияләү юлы белән табыла торган термопластик полиэфир) дөнья күләмендәге алдынгы җитештерүчеләрнең һәм Россияне аның белән тәэмин итүчеләрнең берсе. Полиэтилентерефталат нефть химиясе производствосы рентген пленкаларын, автомобиль шиннарын, эчемлекләр өчен шешәләр, югары барьер үзенчәлекләренә ия булган пленкалар, тукымалар өчен сүс ясаганда киң кулланыла. Яңа заводта шешә җитештерүнең полиэтилентерефталат нефть химиясе производствосы (ПЭТФ) планлаштырыла.
Искәндәр Мөфлиханов якын араларда проектны гамәлгә ашыру, инвестицияләр күләме буенча бизнес-планны раслаячак бердәм предприятиенең директорлар советы оештырылачагы турында хәбәр итте. Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренә караганда, завод елына 300 мең тонна егәрлектәге яңа заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.
“КP Chemical” - халыкара нефть химиясе компаниясе, Мәскәүдә сәүдә һәм кунакханәләр секторларына акча инвестицияләгән һәм Россиядә өстәмә инвестицияләр кертергә ниятли торган “Lotte Group”ның бүлендек компаниясе булып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International