ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2008 ел
чәршәмбе
“Казан” халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров һәм башкалар Россия Федерациясе оборона министры һәм аны озатып йөрүче кешеләрне каршы алды.

8
апрель, 2008 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Татарстан Республикасында булачак иң зур мәктәп төзелә торган объектта булдылар. Аның мәйданы – 20 мең кв. метр.

7
апрель, 2008 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республикада торак тапшыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында үтте һәм анда Татарстанның барлык муниципаль районнары вәкилләре катнашты. Республика буенча тулаем торак тапшыру барышы турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин сөйләп бирде.

6
апрель, 2008 ел
якшәмбе
“Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә автомобиль җитештерүне яңарту Татарстан Республикасында гына түгел, бәлки тулаем Россиядә дә автомобиль кластеры үсешенә этәргеч бирәчәк. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Isuzu урта монтажлы йөк машиналарын җыю производствосын тантаналы ачуда хәбәр итте.

4
апрель, 2008 ел
җомга
Казан Кремлендә җир асты байлыкларын файдалану, нефть һәм газ мәсьәләләре буенча Татарстан Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе Ирина Ларочкина рәислегендә Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советы каршындагы җир асты байлыкларын файдалану мәсьәләләре буенча фәнни-техник совет утырышы булып узды.

2
апрель, 2008 ел
чәршәмбе
Безнең республиканың Россия-Сингапур эшлекле форумында катнашу кысаларында, 1 нче апрельдә Татарстан икътисад министры Марат Сафиуллинның Сингапур сәүдә һәм сәнәгать мәсьәләләре буенча Дәүләт министры Ли Йи Шьен белән очрашуы булып узды. Очрашу барышында якындагы елларга Татарстан һәм Сингапур хезмәттәшлегенең аерым мәсьәләләре буенча фикер алышулар булды һәм принципиаль карарлар кабул ителде. Аерым алганда, югарыда телгә алынган ике министрлык Татарстан Республикасында Инвестицияләр буенча агентлык төзү мәсьәләсендә һәм шулай ук дәүләт хезмәткәрләренең белемен һәм квалификациясен күтәрү өлкәсендә үзара тыгыз бәйләнешне гамәлгә ашырачаклар.

1
апрель, 2008 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасында ел саен 14 миллионга кадәр калдык хасил була, шуларның 21 проценты сәнәгатьнекеләргә туры килә, 8 е – көнкүрешнеке, 71 процентны терлекчелек каклдыклары тәшкил итә. Бу һәм башка фактлар, саннар бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта яңгырады.

31
март, 2008 ел
дүшәмбе
31 нче марттан алып, 2 нче апрельгә кадәр Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин Россия һәм Сингапурда эшмәкәрлек алып бару һәм икеяклы хезмәттәшлекне киңәйтүгә багышланган Россия-Сингапур эшлекле форумында катнаша. Форумда катнашучылар Россиянең икътисади потенциалы һәм перспективалары, төбәкләрнең үсеш перспективалары, Россия һәм Азиядәге эшмәкәрлек алып бару мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

28
март, 2008 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы делегациясен кабул итте. Сүз мәдәният сферасы, аерым алганда кинематография өлкәсендәге хезмәттәшлек турында барды.

27
март, 2008 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә “Зөя төбәкара мультимодаль логистик үзәге” инвестиция проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә “Россиядә транспорт системасын модернизацияләү” федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру буенча дәүләт заказчысы дирекциясе генераль директоры Хәсән Җәбиров та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International