Татарстан Министрлар Кабинетында Иран Ислам Республикасының дәүләт телерадиокомпаниясе һәм “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе арасындагы Килешүгә кул куелды
2008 елның 28 марты, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы делегациясен кабул итте. Сүз мәдәният сферасы, аерым алганда кинематография өлкәсендәге хезмәттәшлек турында барды.
Иран Ислам Республикасы дәүләт телерадиокомпаниясе рәисе Сеид Иззатолла Заргами Татарстан кинотеатрларында да һәм җирле ТВ-каналлары буенча да күрсәтергә мөмкин булган берничә кинофильм алып килүе турында хәбәр итте. Ул Иранда төшерелгән фильмнарның Татарстан тамашачыларында да уңыш казаначагына ышаныч белдерде, шулай ук Иран ягының Татарстан Республикасына башка киноиндустрия продукциясен алып килергә әзер булуы турында да әйтеп узды.
Заргами әфәнде сүзләренә караганда, Иранда чит ил фильмнарын тыймыйлар, илдә чит ил киноиндустриясенең зур фильмотекасы тупланган, ләкин чит ил киносы 1% тан да артык булмаган тамашачыны гына җәлеп итә, калганнары Иранда иҗат ителгән фильмнарны үз күрәләр, чөнки алар “Иран халкының теләкләрен һәм күзаллауларын тулырак чагылдыралар”.
Сеид Иззатолла Заргами Татарстан Республикасы мәдәният министры Зилә Вәлиева белән әңгәмә вакытында үзара хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләүләре турында хәбәр итте. “Без сезгә бик якын, һәм бу безне мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге хезмәттәшлекне алга таба да ныгыту юлыннан алып барачак”, - диде ул.
Татарстан Республикасы Премьер-министры шулай ук Иран Ислам Республикасы вәкилләрен ел саен Татарстанда үткәрелеп килә торган мөселман кинофестивале (“Алтын мөнбәр”) вәкилләре буларак күрүенә шат булачагы турында әйтеп үтте. “Мөселман киносы проекты дөньяда бик нык сорала торган проект булып чыкты”, - дип ассызыклады Миңнеханов әфәнде.
Бүген исә Иран Ислам Республикасы дәүләт телерадиокомпаниясе һәм “Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе арасындагы Килешүгә кул куелды. Документка Иран Ислам Республикасы дәүләт телерадиокомпаниясе ягыннан - халыкара мәсьәләләр буенча рәис урынбасары – Мөхәммәд Җәффар Сафи, “Татарстан – Яңа Гасыр” ягыннан телерадиокомпаниянең генераль директоры Илшат Әминов кул куйдылар.
Очрашу тәмамланганнан соң, Иран Ислам Республикасы дәүләт телерадиокомпаниясе
рәисе Сеид Иззатолла Заргами әфәнде һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Зилә Вәлиева журналистларның сорауларына җавап бирделәр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.