1 нче апрельгә Татарстанда 512 мең кв. метр торак яки еллык йөкләмәнең 23,6% ы тапшырылды
2008 елның 7 апреле, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республикада торак тапшыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында үтте һәм анда Татарстанның барлык муниципаль районнары вәкилләре катнашты.
Республика буенча тулаем торак тапшыру барышы турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин сөйләп бирде. Мисал өчен, 1 нче апрельгә 512 мең кв. метр торак яки барлык йөкләмәнең 23,6% ы тапшырылган.
“Бүгенге көндә республикада, Техник инвентарьлаштыру бюросыннан алынган мәгълүматлар буенча, югары дәрәҗәдәге хәзерлекле 1 млн. 190 мең кв.метр торак бар, - дип хәбәр итте Хөснуллин әфәнде. - Моннан тыш, Татарстан буенча тулаем тагы 738 торак төзелеше объекты төзелә”.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.