Кичә, 2019 елның 26 июлендә, Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы советның эшче төркем утырышында катнашты.
Утырыш округ төбәкләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Утырышны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий уздырды.
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында сыер савучы, умартачы, коткаручы, табиб, укытучы һәм башка һөнәр ияләре бар иде.
Татарстанда цифрлы телевидение өчен приставка сатып алучыларга компенсация кертелә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика советы утырышын ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.
ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә 2019 елның беренче яртысында терлекчелек продукциясен җитештерү нәтиҗәләре һәм икътисадый күрсәткечләр турында хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Татарстан Республикасында дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләр уртача Россия күрсәткечләреннән югары, моны БДИ-2019 нәтиҗәләре күрсәтә.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белдерде.
Бүген Казанда хатын-кызлар арасында регби-7 буенча Европа Олимпия сайлау турниры ачылышы тантанасы узды.
Тантаналы чарада Россия ФАС җитәкчесе Игорь Артемьев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россиянең Регби федерациясе идарәсе рәисе Станислав Дружинин катнашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ЮИМ ФТУ Урбанистика югары мәктәбе һәм Шухов Лаб белән берлектә, Татарстан Республикасы студентлары өчен «Шәһәр һәм технологияләр: киләчәк шәһәрләрен прототиплаштыру» ЮИМ ФТУ халыкара магистрлык программасы буенча икенче грант конкурсы игълан итә. Программаның академик җитәкчесе – Барселонаның экс-баш архитекторы, Шухов Лаб җитәкчесе Висенте Гуаярт.
2019 елның беренче яртыеллыгында “Халык контроле” системасына 39 мең 327 мөрәҗәгать килгән. Бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 27 %ка күбрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Россия дәүләт суд эшчәнлеге университетының Казандагы филиалы уку корпусы биналары һәм тулай торагы нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты.