16 сентябрьдә “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясенең көзге этабы башлана. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин финанс тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Бүген Казанда “Тулпар”стадионында Казанның “Стрела” клубы һәм “Кубань-2”командасы арасында матч узды. ТР Премьер-министры Алексей Песошин матчка килде.
Татарстанда урып-җыю кампаниясенең барышы турында бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстанда 1 млн 665 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу планлаштырылганның 68,7%ын тәшкил итә. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика финансчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Финансчы көне уңаеннан тантаналы чара Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин бүген Казан хәрби Суворов училищесына 75 ел тулу уңаеннан тантаналы чарада катнашты.
Казан хәрби Суворов училищесы оркестры кунакларны бәйрәм музыкасы белән каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казахстан Республикасының Казандагы генераль консулы Жанболат Мурзалин белән очрашты.
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү буенча республика программасы башланды. Инвентаризация нәтиҗәләре буенча Татарстанда күп фатирлы йортларда барлыгы 8861 ишегалды бар. Өч ел эчендә аларны тәртипкә китерү ниятләнә. Бу максаттан “Безнең ишегалды” программасы гамәлгә керә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин сөйләде.
Бүген Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Россия Тау һәм сәнәгать күзәтчелегенең 300 еллыгына һәм Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең 65 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.