Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның “Весна” торак комплексында күп профильле 185нче лицей ачылышы тантанасында катнашты.
Татарстан Премьер-министры барысын да бәйрәм белән – Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлады.
Татарстан Республикасында бүгенгә 65% мәйдан - 930 мең га җыеп алынган. Уртача уңыш 30,4 ц/га. Иртәгә амбарларга 3 млн тонна ашлык салыначак. Бүген бу саннарны Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 82%ка үтәлгән. Программа кысаларында барлыгы 42 муниципаль берәмлектә 942 күп фатирлы йорт ремонтланырга тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Киңәшмәне ачып Рөстәм Миңнеханов барысын да Республика көне белән котлады.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова белән Кытай Халык сәяси консультатив советы рәисе Ван Юнцин арасында очрашу узды.
Ван Юнцин Казанга WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатын ябу тантанасында катнашу өчен килгән, чемппионат кысаларында WorldSkills флагы Кытай вәкиләренә тапшырыла, Кытайда WorldSkills Shanghai-2021 дөнья чемпионатына әзерлек бара инде.
Татарстан аграрийлары быел 5 млн тонна ашлык җыеп алырга планлаштыра. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.
Татарстан Республикасында урып-җыю башланганнан бирле 2,25 млн. тонна бөртекле ашлык суктырылган. Бер атна эчендә генә дә 1,0 млн. тонна. Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 906 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 9 млн. 706 мең сумлык 248 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 834 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
2019 елның 1 июленнән проектлы финанслауга күчү сәбәпле, Татарстан Хөкүмәте регионда эшләүче төзелеш оешмаларының һәм вәкаләтле банкларның үзара хезмәттәшлеген оештыру буенча эш алып бара. Әмма бүген сайлап алуны узган 18 банкның унысы гына төзелеш оешмалары белән эшли. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Казанда узган “Мин күкне сайлыйм!” авиация бәйрәмендә булды.
Казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары өчен очучылар чыгыш ясады һәм мастер-класслар, байкерлар чыгышлары узды.
Бүген Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин “МЧС”, “Алтын урталык”, “Көй” һәм “Яңа горизонтлар” торак комплексларының алданган өлешчеләре инициатив төркеме вәкилләре белән очрашты.
Очрашуда Өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды генераль директоры урынбасары Алексей Ниденс, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов һәм башкалар катнашты.