Татарстан Республикасында 4,2 миллион тонна ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан уртача 29,9 центнер тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстанның барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы дәвам итә. 12 сентябрьгә 5 млрд 107 млн 729,55 мең сумга эшләр башкарылган, бу 87,27% тәшкил итә.
Бу хакта Республика төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Бүген Казанның “Корстон” комплексында Россия Эчке эшләр министрлыгы миграция бүлекчәсенә 300 ел тулу уңаеннан бәйрәм тантанасы узды.
Тантаналы чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстанның Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының төп параметрлары турында фондның директоры Алсу Мифтахова бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә сөйләде. Киңәшмә Татарстан Республикасының 2020- 2024 елларга социаль-икътисади үсеш фаразларын карауга багышланаган иде.
Киңәшмә ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды.
Быел 8 ай эчендә ТР консолидацияләнгән бюджетына 211,6 млрд сум акча кергән, шул исәптән салым һәм салымныкы булмаган 191,6 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин җиткерде. Киңәшмә ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасының 2020- 2024 елларга социаль-икътисади үсеш фаразларын карауга багышланаган киңәшмә булды.
КиңәшмәТатарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды. Анда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре, шулай ук муниципаль районнар башлыклары катнашты.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Хәрби-диңгез флоты башкомандующие Николай Евменов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген FISU (Халыкара студентлар спорты федерациясе) президенты Олег Матыцин белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Россия Президентының Идел буе Федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышына әзерлек буенча эшче төркем утырышында катнашты.
Утырыш “Идел буе Федераль округындагы төбәкләрдә эчке һәм тышкы туризмны үстерү” мәсьәләләре буенча Совет утырышына әзерлеккә багышланган иде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Латвия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Марис Риекстиньш белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.