Яшел Үзән районы Татарстан тормышында билгеле урын алып тора һәм аның киләчәктәге үсеше өчен сизелерлек потенциалы бар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзән районы советы һәм Яшел Үзән шәһәре советының уртак утырышында белдерде.
Утырыш Яшел Үзән районының 2018 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга куелган бурычларга багышланган иде.
Төп докладны Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин ясады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Яшел Үзән районында булды.
Түбән Кама районы эре нефть химиясе производстволарын берләштерү үзәге булып тора. Шуңа да карамастан, хакимият бизнесның барлык төрләрен үстерүгә игътибар бирергә тиеш. Яңа предприятиеләр үсеше өчен “Түбән Кама” алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе мәйданчык булырга тиеш, анда резидентлар санын арттырырга кирәк. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин район сессиясендә хәбәр итте. Сессия эшендә Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.
Алабуга районы бүгенге көндә республиканың иң зур сәнәгать үзәкләренең берсе санала, монда төрле сәнәгать предприятиеләренең шактый өлеше тупланган. Шул ук вакытта Алабуга үзенең бердәнбер тарихи-мәдәни һәм архитектура мирасын саклап калды. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Алабуга районы Советының хисап сессиясендә белдерде. Сессия барышында районның социаль-икътисади үсешенә төп нәтиҗәләр ясалды.
Алексеев районы 2018 ел нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингында 24 нче урынны били. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Алексеев районы советының хисап утырышында хәбәр итте. Утырышта Алексеев районы башлыгы Сергей Демидов катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Баулы районында булды. Ул анда район советының хисап утырышында катнашты. Утырышта районның социаль-икътисади үсешенә төп нәтиҗәләр ясалды.
Утырыш районның Мәдәният йортында узды. Фойеда Баулы районы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясе утырышының турыдан-туры трансляциясе Рәсми Татарстан сайтында оештырылачак.
Утырышта 2018 елда республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы эшенә йомгак ясалачак һәм 2019 елга бурычлар билгеләнәчәк.
Утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР вице-премьеры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашачак.
ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТРтөзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов күп фатирлы торак йортларны һәм социаль-мәдәният өлкәсе объектларын капиталь ремонтлауга әзерләү барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Ттаарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә алдагы чәчү кампаниясен финанслау турында хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Ттаарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстанга РФ мәдәният министры Владимир Мединский килде. “Казан” халыкара аэропортында аны ТР Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.