2018 елның 20 декабреннән Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлгә кертеләчәк. Бүген бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе башлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге буенча урынбасары Сергей Сергеев хәбәр итте.
Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Оборона министрлыгының селектор киңәшмәсендә катнашты.
Киңәшмәне Россиянең барлык төбәкләре белән видеоконференцэлемтә режимында Россия оборона министры Сергей Шойгу уздырды (Мәскәү).
Киңәшмәдә округ командующийлары, Татарстан Республикасы, Приморье крае, Смоленск өлкәсе җитәкчелеге вәкилләре катнашты.
Бүген Казанда “Олимп” КАИ спорт комплексында генерал-лейтенант Александр Антонов истәлегенә багышланган ветераннар командалары арасында суда туплы уен буенча турнирның тантаналы ачылышы булды.
Ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Динар Хәмитов, ТР буенча эчке эшләр министры Артём Хохорин катнашты.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Идел буе федераль округында РФ субъектларының милек һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге Башкарма хакимият органнары ассоциациясе һәм ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының йомгаклау коллегиясенең уртак утырышында катнашты.
Төп тема - ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының 2018 елдагы эшчәнлеге һәм 2019 елга куелган бурычлар.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды” коммерциячел булмаган оешманың күзәтчелек советының чираттагы утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР территориясендә алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советының 2018 елның 9 аендагы нәтиҗәләре буенча утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Казанга Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов килде.
“Казан” халыкара аэропортында Сергей Морозовны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Инвестицион совет һәм “Чаллы”, “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып баруга гаризалар карау буенча комиссиянең чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда видеоконференцэлемтә режимында “Чаллы”, “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе комиссиясе әгъзалары катнашты.
Татарстанда WorldSkills Russia төбәк чемпионатында 16 – 22 яшьлек катнашучылар арасында Казан алда бара. Республика башкаласы катнашучылары 170 медаль яулады. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары -Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
Бүген Мәскәүдә Россия Регби федерациясе югары советы утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты, ул ТР Регби федерациясен җитәкли.