Газ-мотор ягулыгында эшләүче 30 “Нефаз” һәм Lotos автобусларын Казанның автопассажир оешмаларына тапшырдылар. Бу тантана “Казан” гаилә үзәгендә узды, анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген "Пирамида" күңел ачу комплексында "ЛУКОЙЛ" ГАҖнең Татарстан Республикасында IX социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "ЛУКОЙЛ" ГАҖ президенты Ваһит Алекперов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
ТР Министрлар Кабинетында бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанның Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге вәкилләре белән киңәшмә уздырды.
Алексей Песошин билгеләгәнчә, Татарстанның Россия төбәкләре һәм чит ил партнерлары белән тышкы сәүдә әйләнеше үсүенә карамастан, республиканың барлык вәкиллекләренең дә үсеш өчен тагын да көче бар.
Татарстанның 28 муниципалитетында җылылык сезоны башланды. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин брифингта журналистларга шул хакта хәбәр итте.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм шәһәр башлыгы Илсур Метшин Казанның Фучик урамында яңартылган бульвар ачылышында катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстан Республикасының Яшьләр хөкүмәте һәм Татарстан Республикасының Башкарма хакимият органнарының үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү буенча координацион совет утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.
Казан дәүләт энергетика университеты (КДЭУ) укытучыларын һәм студентларын 50 еллык юбилее белән бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин котлады.
Югары уку йортының 50 еллык юбилеена багышланган тантаналы җыелыш КДЭУ базасында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Гримме”
компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Юрий Мерзляков белән очрашты.
Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды, анда Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта кулланучыларны электр энергиясе белән тәэмин итүнең ышанычлылык мәсьәләләре, җитештерү һәм финанс - икътисади эшчәнлек нәтиҗәләре, 2018 елның 6 ае эчендә компаниянең капиталь төзелеш планын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.