Минтимер Шәймиев Татарстанда "ЛУКОЙЛ" ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Бүген "Пирамида" күңел ачу комплексында "ЛУКОЙЛ" ГАҖнең Татарстан Республикасында IX социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "ЛУКОЙЛ" ГАҖ президенты Ваһит Алекперов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. 

Быел комиссиягә республиканың 45 районыннан 610 гариза килде, 146 проект җиңде. 

"Ел саен яхшы гадәт бар - әлеге конкурсны уздыру, минем бөтен мәсьәләләрдә дә стратегик партнерыбыз булган "ЛУКОЙЛ" компаниясенә бу бәйрәм һәм халыкка үзләрен күрсәтә алу мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтәсем килә", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Минтимер Шәймиев “Экология” номинациясендәге җиңүчеләрне бүләкләде. “ЛУКОЙЛ” - Россиядә генә түгел, ә бәлки дөньяда әйдәп баручы нефть компанияләренең берсе. Шул ук вакытта сез, компаниягез белән Татарстанга килеп, социаль-мәдәни проектларны гамәлгә ашыручы кешеләргә карарга вакыт табасыз. “ЛУКОЙЛ” һәм Татарстан Республикасын берничә дистә еллар тыгыз, игелекле мөнәсәбәтләр бәйли”, - дип ассызыклады ул.

Минтимер Шәймиев алга таба “Күңел экологиясе” дигән номинация булдыру турында тәкъдим ясады. “Бу зур күләмле төшенчә, иң мөһиме – күңел эррозиясен булдырмаска кирәк”, - дип йомгаклады ул.

Гомумән сигез елда конкурсның дүрт номинациясендә җиңүче булган 1100дән артык проект финансланды, шуларның өчесе, "Экология", "Рухилык һәм Мәдәният", "Спорт" даими номинацияләр, ә дүртенчесе ел саен алышына. 2018 елда бу номинация "Яшьләр инциативалары" дип атала, ул Россия Волонтерлар елына багышланган. 

Анда 28 проект җиңде, алар мөмкинлекләре чикләнгән яшьләргә профессиональ адаптациядә ярдәм һәм хезмәт белән тәэмин итүгә, ятим балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә финанс белем бирүгә, яшьләрне физик, рухи, әхлакый тәрбияләүгә этәргеч була. 

Быел конкурс "ЛУКОЙЛ" хәйрия фондына 25 ел тулуга багышланган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International