ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2018 ел
шимбә

Татарстанда урып-җыю кампаниясенең барышы турында ТР Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә ТР вице-премьеры – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.

Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин уздырды.

Республика сулыкларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең  ТР буенча җитәкчесе урынбасары – күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсе башлыгы Сергей Сергеев җиткерде.

Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин уздырды.


1
август, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин Татарстан предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру максатыннан цифрлы технологияләрне тормышка ашыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәдә катнашты.

Бу чара Яшел Үзәннең  “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе (POZIS  компаниясе) базасында узды.

Киңәшмәне предприятие җитәкчеләре белән ТР вице-премьеры-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов уздырды.


31
июль, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында алимент түләүдән качып йөргән 800 дән артык кешене эзлиләр. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР буенча суд приставлары хезмәте җитәкчесе вазифаларын башкаручы Игорь Безуевский хәбәр итте.

Брифинг барлык муниципаль районнар белән видеоконферецэлемтә режимында узды.


27
июль, 2018 ел
җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында  төрле сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре, мәгариф, медицина, транспорт өлкәсе вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре бар.


25
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген иртән Россия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков бедән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда ТР спорт министры Владимир Леонов ккатнашты.

Станислав Поздняковның Россия Олимпия комитеты президенты вәкаләтендә Казанга беренче тапкыр килүе.


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы  һәм РФ субъектларының халыкның куркынычсызлыгын комплекслы тәэмин итү буенча үзара эшчәнлек мәсьәләләре хакындагы селектор киңәшмәсендә катнашты.

Киңәшмәне Россия гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казаларын бетерү эшләре буенча министр Евгений Зиничев уздырды.

Элек хәрби хезмәткә яраксыз дип табылган татарстанлылар кабат медкомиссия узачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.

 


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстанда нефть чыганакларын сәнәгый эшкәртә башлауга 75 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәдә “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты.

Искә төшерәбез, нефть чыгара башлауның 75 еллыгын бәйрәм итү турындагы указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның 16 мартында кул куйды.


21
июль, 2018 ел
шимбә

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Мәскәүдә Сабан туен бәйрәм итүдә катнашты.

Мәскәү халыкара “Сабантуй-2018” фестивале “Коломенское” музей-тыюлыгында узды.

Кунаклар өчен төп сюрприз итеп махсус 2018 килограммлы чәкчәк пешерелгән иде. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International