ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2011 ел
сишәмбе

26 июнь - Халыкара наркотиклар һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне һәм ул, БМОның Генераль Ассамблеясы карары белән, 1987 елдан билгеләп үтелә. Шул уңайдан, җәмәгатьчелекнең игътибарын әлеге проблемага җәлеп итү өчен, бүген ТР Министрлар Кабинетында брифинг уздырылып, әлеге мәсьәләдә вазгыять ачыкланды.


20
июнь, 2011 ел
дүшәмбе

Төркия Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнеры, һәм ул Татарстан белән төзелгән уртак предприятиеләр саны буенча беренче урында. Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Акынты һәм “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” җәмгыяте генераль директоры Онур Гүвән белән очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шуңа игътибар юнәлтте. Очрашу “Пирамида”да Ислам бизнесы һәм финанслары буенча ΙΙΙ Халыкара саммит - Kazansummit-2011 кысаларында узды.

Бүген Татарстан Президенты 19 июньдә Казанның Спорт сараенда ачылган “Kazanhalal-2011” Халыкара күргәзмәсендә булды. Күргәзмә ислам бизнесы һәм финанслары буенча ΙΙΙ Халыкара саммит - Kazansummit-2011 кысаларында узды.

Татарстанда Ислам банкингы үсеше белән бәйле мәсьәләләргә җитди игътибар бирелә. Бездә Ислам кануннары нигезендә эшләргә барлык мөмкинлекләр бар. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Оман Солтанлыгының РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мохамед Әл-Хәссән белән очрашуда шулай дип белдерде. Очрашу “Пирамида”да Ислам бизнесы һәм финанслары буенча ΙΙΙ Халыкара саммит кысаларында узды.

Малайзия – ислам финанслары өлкәсендә лидер һәм Татарстан Республикасы ислам финанс инструментларын куллану мәсьәләсендә әлеге ил тәҗрибәсен кулланырга ниятли. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Малайзиянең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Дато Зайнол Абидин Омар белән очрашуда белдерде.
Очрашу Ислам бизнесы һәм финанслары буенча ΙΙΙ Халыкара саммит - Kazansummit-2011 кысаларында узды.

19
июнь, 2011 ел
якшәмбе

Бүген Россия Президенты ярдәмчесе Аркадий Дворкович Россия Президентына язмача мөрәҗәгать җибәргән гражданнар белән күчмә очрашу үткәрде.
Көннең беренче яртысында Аркадий Дворкович ТР Премьер-министры Ильдар Халиков һәм Казан мэры Илсур Метшин озатуында Латыш укчылары урамындагы 33 йортта булды. Монда яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, йорт 1970 елда төзелгән һәм хәзерге вакытта капиталь ремонтка мохтаҗ. Бу мәсьәлә буенча Россия Президенты Дмитрий Медведевка әлеге йортта яшәүче Тамара Санникова мөрәҗәгать иткән.


18
июнь, 2011 ел
шимбә

Бүген Болгарда Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган тантаналы чаралар узды.
Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе, республиканың Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча фондның попечительләр рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков,Согуд Гарәбстаны Корольлеге Ислам конференциясе оешмасы каршындагы Россия Федерациясе Даими вәкиле Камил Исхаков, Россия мөселманнарынң Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Украина, Румыния дин әһелләре катнашты. Шулай ук якын-тирә районнар һәм өлкәләрдән, якын һәм ерак чит илләрдән кунаклар, дин әһелләре килгән иде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов юл хезмәткәрләренә яңа 27 “Fiat Doblo” автомобиле тапшырды.

Ачкычлар тапшыру тантанасы бүген “Казан” милли–мәдәни үзәге каршындагы мәйданда узды. Рөстәм Миңнеханов ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү буенча Баш идарәгә 27 яңа автомобиль тапшырды.


17
июнь, 2011 ел
җомга

Бүген Казан ярминкәсе бизнес-үзәгендә “Авыл юллары. Тәҗрибә, проблемалар, хәл итү юллары” темасына багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция ачылды.

Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Санкт-Петербургта ΧV Халыкара икътисади форум эшендә катнаша. Делегация составында шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе – Тышкы элемтәләр департаменты директоры Искәндәр Мөфлиханов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, “Ак Барс” банкы идарә рәисе Роберт Миңнегалиев, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һ.б. бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International