ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2008 ел
сишәмбе
2008 елда Татарстан Республикасында бөртеклеләрнең тулай җыемы 5 млн. тонна тәшкил итәчәк дип көтелә. Республика буенча уртача уңдырышлылык бүгенгә гектарыннан 30 центнер тәшкил итә. Бу турыда журналистларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты брифингында игенчелек буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.

28
июль, 2008 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Министрлар Кабинеты утырышында 2007 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасының озак вакытлы максатчан программаларын гамәлгә ашыруның нәтиҗәләре һәм бюджет төзүдә максатчан программалы методка күчү турында фикер алышу булды. Утырышны республика Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

25
июль, 2008 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм “Турк Капитал Холдинг” компаниясе арасында хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул куелды. Документка Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ягыннан – Марат Сафиуллин, “Турк Капитал Холдинг” ягыннан компаниянең башкаручы директоры Фәваз К. Әл-Исса (Fawaz K. Al-Issa) кул куйды. Кул кую церемониясендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты. Аның сүзләренә караганда, килешү республика белән “Турк Капитал Холдинг” компаниясе арасында ике як өчен дә файдалы булган хезмәттәшлек турында алдан сөйләшенгән нәрсәләрне тормышка ашыруда беренче адым булды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Кама икътисади төбәгенең автомобиль юлларын үстерү мәсьәләләре турында фикер алышу булды. Аны Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының муниципаль районнарында күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә, гадәттәгечә, Татарстанның барлык муниципаль районнарындагы администрация вәкилләре катнашында видеоконференцэлемтә режимында алып барылды.

24
июль, 2008 ел
пәнҗешәмбе
“Казаноргсинтез” предприятиесе үзенең 50 еллыгына үз тарихындагы иң яхшы күрсәткечләр белән килә”, - дип хәбәр итте “Таиф” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов бүген “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексында узган “Алдынгы технологияләр һәм “Казаноргсинтез” ААҖ нең үсеш перспективалары” дигән юбилейга багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә.

23
июль, 2008 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эш белән Татарстан Республикасының Балык Бистәсе муниципаль районында йөреп кайтты. Үзенең шәһәр тибындагы Балык Бистәсе эшчеләр поселогына баруы вакытында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Татарстан Республикасы бюджетыннан алынган субсидияләр хисабына ремонт ясалган юлларны карап йөрде. 2008 елга күп фатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү республика адреслы программасына кертелгән Октябрьнең 60 еллыгы урамындагы күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясау барышы белән танышты.
Сишәмбе көнне, 22 июльдә, Казанга эш визиты белән Рәсәйнең икътисад үсеше министры урынбасары Игорь Манылов килде.
Татарстанга визитның максаты – Рәсәйнең күчемсез милке һәм Рәсәйнең теркәп бару төбәк бүлекчәләренең агымдагы эшчәнлеге белән танышу, бу эшчәнлекне яраклаштыру буенча мәсьәләләрне хәл итү, шулай ук аларның бердәм федераль структурага керү алдында торган мәсьәләләре буенча фикер алышу
31 нче июльгә кадәр булган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасында 110 кеше батып үлгән, шул исәптән Казанда – 27 кеше. Батып үлүчеләрнең уртача яше – 35,5. Шушы һәм башка мәгълүматлар бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында җиткерелде. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе Равил Моратов рәислегендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов янындагы киңәшмәдә Нью-Йорк дәүләт университетының база бүлекчәсе булган АКШ тагы иң зур наноүзәкне тәкъдир итү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International