ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Чистайда булды. Ул анда “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) урнашкан берничә җитештерү предприятиесендә булды, Чистай шәһәр судының яңа бинасы ачылышында катнашты.


14
декабрь, 2019 ел
шимбә

Бүген Казан югары танк училищесы территориясендә йөздән артык хәрби хезмәткәр гаиләсе яңа фатир ачкычлары алды.

Хәрби хезмәткәрләргә фатир ачкычларын тапшыру тантанасында Россия Федерациясе оборона министры урынбасары Тимур Иванов, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Коры җир гаскәрләре баш командующие армия генералы Олег Салюков, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

13 декабрьдә Россия Президенты Владимир Путин Чаллыга эш сәфәре кыла. анда ул «КамАЗ» берлегендә булачак. Дәүләт башлыгы данлыклы автомобильләр заводының 50 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнаша, производство линияләре белән таныша, предприятие хезмәткәрләре белән аралашачак. 

Бүген Казанда  түгәрәк өстәлдә катнашучылар югары белем бирү системасында рухи-патриотик тәрбия мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Түгәрәк өстәл РФ Прокуратура университетының Казан юридик институтында узды.

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстан буенча төбәк бүлекчәсе җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу турыда оешманың сайтында хәбәр ителә.


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Казанда быел инде өченче озакка сузылган төзелешне тапшырдылар. Тантаналы чарада ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

“РФ Цифрлы икътисад” илкүләм программасы кысаларында, Татарстанда 1,9 мең  социаль объектны Интернетка тоташтыру ниятләнә.  Бу эшне “Таттелеком” ГАҖ башкарачак. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан компаниясенең генераль директоры Айрат Нуретдинов хәбәр итте.


9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

БМО генераль ассамблеясе карары белән ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Төп максат – барлык илләр һәм дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын шушы проблемага җәлеп итү.


7
декабрь, 2019 ел
шимбә

Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы бер ел эчендә 11 процентка арткан. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.  

Марат Җәббаров сүзләренчә, хезмәт хакына башкаручылар хезмәте нәтиҗәлеге, аларның эшкә теләге, хуҗалык икътисады бәйле. Аның фикеренчә, хуҗалык эшәнлеге нәтиҗәле булсын өчен, үзеңә файдага сата белү дә кирәк, ә бу продукция сыйфатына бәйле. 

 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында 2019 елгы «Иң яхшы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар   департаменты тарафыннан уздырылды.

Дипломнар барлыгы 12 Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәренә тапшырылды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International