Татарстанның урман тармагында югары эш темпларын саклана һәм җитди үсеш перспективалары бар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде, ул ведомствоның 2017 елдагы эш нәтиҗәләренә һәм 2018 елга куелган бурычларга багышланган иде.
Утырышта Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы урынбасары Сергей Ковалёв һәм ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты, ул ведомствоның 2017 елдагы эшчәнлегенә һәм 2018 елга куелган бурычларга багышланган иде.
Төп докладны ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ясады.
Яңа ел каникулларында Татарстан башкаласы Казанда 55 чыршы куелган шәһәрчек эшләде, аларда 550 дән артык күңел ачу чаралары узды. Шулай итеп, уртача һәр чыршы куелган шәһәрчектә 10 бәйрәм узган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Казанның Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләде.
2017 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 260 млрд. сум тәшкил итте (үсеш - 5,1 %). Әлеге күрсәткеч буенча республика Россия регионнары арасында өченче урында. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
2018 елда торак төзелеше программасы буенча Татарстанда 2 млн. 403 мең кв. метр торак төзергә планлаштырыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган яңа елның беренче республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2017 ел йомгаклары буенча республикда 2 млн. 408,1 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган (еллык планнан 100,3 %).
Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча лидер төбәкләр өчлегенә керә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Төзелеш һәм капремонт буенча республика программаларының тәмамлануы турында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә ТР Хөкүмәте йортында “Татспиртпром” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Бүген Россия пенсия фондының республика бүлегендә 2017 елга йомгак ясадылар һәм 2018 елга төп бурычларны билгеләделәр. Ведомствоның йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
2017 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан ТТП (ВРП) күләме буенча РФдә 6 нчы урынны алырга мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы партнерлары һәм әгъзаларының гадәттәге яңа ел очрашуында белдерде.
Татарстан Республикасының Тулай төбәк продукты беренче тапкыр 2 трлн сумнан арта, дип билгеләде ТР Хөкүмәте башлыгы.