ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә төзелеш һәм объектларга капремонт буенча республика программаларының тәмамлануы турында хәбәр иттеләр

2017 елның 30 декабре, шимбә

Төзелеш һәм капремонт буенча республика программаларының  тәмамлануы турында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. 

Ирек Фәйзуллин  үзенең докладында республикада 29 декабрьгә күпфатирлы торак йортларда капиталь ремонт программасы барлык 982 йортта тәмамланган, дип җиткерде.

Мәгариф объектларында капремонт программасы төгәлләнде (мәктәпләр, балалар  бакчалары). 2017 елда 146 мәгариф объектын ремонтлау планлаштырылган, шул исәптән 36 мәктәп, 7 коррекцион мәктәп һәм 110 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе, дип искә алды Ирек Фәйзуллин.

Шулай ук балалар сәламәтләндерү лагерьларында, ресурс үзәкләре (колледжлар), мәдәният, объектлары, муниципаль берәмлек җирлекләре советлары биналары, социаль хезмәт учреждениеләре һәм 17 муниципаль архивларда капремонт программасы тәмамланган.

28 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, амбулатория-поликлиника учреждениеләренең планлаштырылган 74 объектның 26сында эшләр дәвам итә. 48 объектта эшләр төгәлләнгән, диде Ирек Фәйзуллин.

2017 елда 33 сыер абзарларында, 28 яшелчә саклау урыннарында капремонт һәм 129 силос-сенаж траншеялары төзелеше төгәлләнгән.

“Иҗтимагый киңлек” программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2017 елда 45 муниципаль берәмлектә 68 объектта төзекләндерү эшләре планлаштырылган. 30 декабрьгә  булган мәгълүматларга караганда, төзелеш-монтажлау эшләре 100%ка үтәлгән.

Ирек Фәйзуллин шулай ук 2018 елда иҗтимагый киңлек проектларын сайлау буенча республикалыларның тавыш бирүе каралган, дип искә төшерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International