Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Композиторлары берлегенең төзекләндерелгән бинасында булды (Казан, Лобачевский ур., 10). Аны ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, Казан мэры Илсур Метшин озата йөрделәр. Искәртик, әлеге бина 1906 елда төзелгән һәм М.И.Подуруева-Стахеева утары комплексына керә һәм архитектура һәйкәле дип санала. Бина турында аңлатмаларны Россия һәм Татарстан Композиторлар берлекләре рәисе Рәшит Кәлимуллин биреп барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта 2017 елның сигез ае эчендә компания бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм быелның октябрь аена, шулай ук дүртенче кварталга бюджеты да расланды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген "Яр Чаллы" өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясенә проектлар урнаштыруга килешү гаризаларын карау буенча чираттагы киңәшмә уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды. Видеоконференцэлемтә режимында узган чарада Чаллы шәһәре хакимияте һәм башка дәүләт органнары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Венгриянең Казандагы генераль консулы Адам Штифтер белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов, Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Генераль прокуроры Юрий Чайка белән очрашты. Чара ТР Президенты резиденциясендә Казан Кремлендә узды. Искәртик, Юрий Чайка Казанда Коррупциягә каршы көрәш буенча дәүләтара советның чираттагы утырышын уздырды.
Бүген КФУның төп бинасының актлар залында “Лукойл” ГАҖ президенты Ваһит Алиәкбәров студентлар алдында чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм “Лукойл” ГАҖ президенты Ваһит Алиәкбәров Россиянең зур нефть чыгару һәм нефть эшкәртү компанияләре җитәкчеләре озатуында КФУга килделәр.
Бүген Казанның “Пирамида” комплексында “ЛУКОЙЛ” компаниясенең Татарстанда Социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бу тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм “ЛУКОЙЛ” ГАҖ президенты Ваһит Алиәкбәров катнашты.
Россия Федерациясе Генераль прокуроры Юрий Чайка Коррупциягә каршы көрәш буенча дәүләтара совет утырышында катнашу өчен Казан Ратушасына килде. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөри.
Утырышта Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Таҗикстан, Кыргызстан прокуратуралары, шулай ук Бәйсез Дәүләтләр Бергәлеге Башкарма комитеты җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашачак.
«ЛУКОЙЛ» компаниясе Татарстанда ваклап сату бизнесында үз өлешен киңәйтергә мөмкин. Бүген бу хакта «ЛУКОЙЛ» ГАҖ президенты Ваһит Алиәкбәров Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң хәбәр итте, очрашу Казан Кремлендә узды.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы белән «ЛУКОЙЛ» ГАҖ арасында 2017 елга хезмәттәшлек турында килешүгә беркетмә имзаланды.
Тантана Казан Кремлендә узды.
Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «ЛУКОЙЛ» ГАҖ президенты Ваһит Алиәкбәров кул куйды.
Искәртәбез, Ваһит Алиәкбәров Казанга эш сәфәре белән килде.