ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2017 ел
шимбә

Татарстанда җылыту сезоны башланды. Хәзерге вакытка 15 муниципаль район җылылыкны кабызганнары турында хәбәр иттею Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә билгеле булды. 

2017 елда республикада капиталь ремонтлау программасы төгәлләнә. Эшне башкару күләме - 93 %. Хәзерге вактытта урыннарда документларны төзү эшенә игътибар итәргә кирәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. 


22
сентябрь, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ульяновскта эш сәфәрендә булды. Визитының төп сәбәбе - пассажирлар йөртүне комплекслы үстерү мәсьәләләренә багышланган РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашу. Утырыш Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә "Заволжье" идустриаль паркы мәйданчыгында узды. 

Татарстанда социаль-партнерлык буенча төзелгән 203 килешү эшли, шуларның икесе республиканыкы, 25 - тармак, 45 - территориаль, һәм 131 территориаль тармак килешүе. Бу хакта бүген Казанда Республика социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өч яклы комиссия утырышында билгеле булды. Тантаналы утырыш бу комиссия оештырылуга 25 ел тулуга багышланган иде.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы – Тимер юл вокзаллары дирекциясе башлыгы Виталий Вотолевский белән очрашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Киләчәккә караш» форумы кысаларында индустриаль (сәнәгать) паркларның идарәче компанияләре һәм резидентлары съездына йомгак ясауда катнашты. Чара Казанда «Корстон» КСККда узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гебзе» (GOSB) сәнәгать зонасы идарәсе рәисе Ваһит Йылдырым белән очрашты. Яклар Свияжск мультимодаль логистика үзәге нигезендә уртак сәнәгать зонасын булдыруга бәйле мәсьәләләр турында сөйләште. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан «Гебзе» белән бик теләп хезмәттәшлек итә.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисенең ягулык-энергетика комплексы мәсьәләләре буенча урынбасары Максат Бабаев белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасының Төрекмәнстандагы тулы вәкаләтле вәкиле Руслан Кәбиров, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов һәм «Төрекмәннефть» дәүләт госконцерны рәисе Дәүләтдурды Хаҗиев катнашты.   

Татарстан Премьер-министры "Ак Барс банк"ның “Яңа базарны яулау” темасына багышланган эшлекле иртәнге ашында катнашты. Очрашуда кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләре каралды. Иртәнге аш бу көннәрдә Казанда узучы "Киләчәккә караш" форумы кысаларында булды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казан финанс районының мастер-планы концепциясен тәкъдир иттеләр.

Тәкъдир итү Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, Казан мэры Илсур Метшин, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты. 

Концепцияне APUDG идарәче директоры һәм архитектор Нурлиза Хашим тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International