ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәсәкүгә эш сәфәре кылды.  

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов König Ludwig International GmbH & CO. KG (KLI) сыра кайнату компаниясе белән «Татспиртпром» АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау тантанасында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов барында документка König Ludwig International GmbH & CO. KG идарәче партнеры, Принц Луитпольд Баварский һәм «Татспиртпром» АҖ генераль директоры Ирек Миңнеәхмәтов имза салдылар.

Татарстанда 146 мең кешегә, шул исәптән 29, 5 мең балага гриппка каршы  прививка ясалган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Марина Трофимова хәбәр итте.


4
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елда эшкурлардан сорау алу буенча хакимият органнары тарафыннан бизнеска басымга һәр дүртенче эшкуар дучар була. Бу мәгълүматны Татарстан Республикасы Иминлек советы һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның уртак утырышында Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов хәбәр итте. Чара Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. 

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Иминлек советы һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның уртак утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Казан Кремлендә узган чарада шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Тр Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм башкалар катнашты.

Көн тәртибендә "Татарстан Республикасында инвестицион климат торышын яшырту һәм бизнеска административ басымны киметү чаралары турында" темасы булды. 

Бүген Казанда «Росбанк» белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән «Росбанк» идарәсе рәисе Дмитрий Олюнинның эшлекле очрашуы кысаларында имзаланды.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте бинасында узды. Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Росбанк» документта беркетелгән килешүләрне эзлекле рәвештә гамәлгә ашырырга җыеналар.  

 

Бүген Казанда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Татарстан Республикасы Югары суды судьясы итеп билгеләп куелганнарга һәм Татарстан Республикасы район (шәһәр) судлары судьяларына таныклыклар тапшырды.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев катнашты.

Бүген Татарстанның Спас районында Болгар ислам академиясен ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федераль милләтләр эше агентлыгы җитәкчесе Игорь Баринов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, төрле дини конфессияләр вәкилләре, башка рәсми затлар катнашты. 

Башта Рөстәм Миңнеханов, Михаил Бабич һәм башка мәртәбәле кунаклар  «Кол Гали» кунакханә комплексын карап чыктылар һәм төзелеш эшләренең барышы белән таныштылар.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстанда Болгар ислам академиясенең тантаналы ачылуы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм тантаналы чарада катнашучыларга котлау телеграммасы юллады.


3
сентябрь, 2017 ел
якшәмбе

Бүген Казан астында "Свияжск таулары" гольф-клубы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Кубогына гольф буенча хәйрия турниры узды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР яшьләр эшләре буенча һәм спорт министры Владимир Леонов, "Роналд Макдоналд йорты" хәйрия фонды идарәсе рәисе Хәмзәт Хасбулатов һәм башкалар катнашты.


2
сентябрь, 2017 ел
шимбә

Бүген Әлмәттә «Татнефть»  ГАҖнең яшь хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсын ачу тантанасы узды.  

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов һәм башкалар катнашты.   

Конкурста катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген монда иң яхшы яшь хезмәткәрләр җыелган, алар үз бүлекчәләрендә җиңү яулаганнар. Аның сүзләренчә, һөнәри осталык конкурсында катнашучылар саны елдан-ел арта бара, аларның әзерлек дәрәҗә дә үсә. Болар бар да «Татнефть» компаниясендә эшче һөнәренең абруе арту турында сөйли.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International