Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ хезмәт коллективы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада хәбәр итте.
Татарстан Президенты дәүләт бүләген «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Магановка тапшырды.
Нефтьче көне һөнәри бәйрәмен «Татнефть» компаниясе лаеклы нәтиҗәләр күрсәтеп каршы ала, коллектив нефть чыгару, эшкәртү, җитештерелә торган продукция күләмен арттыру һәм сыйфатын яхшырту кебек амбицияле максатларга ирешә.\Бу хакта бүген Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов белдерде.
Тантаналар Әлмәттә олылап бәйрәм ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык республика нефтьчеләрен һәм нефть ягы халкын Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады.
Бүген Әлмәттә зур тантаналар узды, шулай ук биредә Шәһәр көнен дә билгеләп үттеләр.
Шәһәрнең үзәк Ленин урамында нефть эзләү тарихы һәм нефть ягын үстерүгә багышланган театральләшкән тамаша, сәнәгатьнең алдынгы хезмәткәрләре, нефть чыгару һәм нефть сервисы оешмалары вәкилләре катнашында бәйрәм парады булды, ретроавтомобильләр парады узды.
Сәхнәдән нефтьчеләрне бәйрәмнәре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә буалар шарлавыгында балалар өчен уникаль уен мәйданчыгында булды.
Объект Әлмәтнең үзәгендә Мәрҗани һәм Белоглазов, Нефтьчеләр һәм Гафиятуллин урамнары арасында урнашкан.
«Буалар шарлавыгының» 2 нче чиратын яңарту эшләре 2017 елның июлендә башланган. Территорияне төзекләндерү максаты – функциональ яктан бай һәм матур архитектур-киңлекләр тирәлеге булдыру.
Бүген капремонттан соң ачылган Әлмәт балалар шәһәр поликлиникасын (Тельман ур., 61) ачу танатнасы булды.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, һәм башка рәсми затлар катнашты.
Капиталь ремонт поликлиникада 7 ай буена барган, шул вакыт эчендә барлык төзелеш-монтаж эшләре башкарылган, заманча технологик җайланмалар куелган. Капремонт нәтиҗәсендә шәһәрнең 40 мең баласы уңайлы шартларда медицина ярдәме алачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан киләчәге көллияте» уку-лабораториясе комплексын ачуда катнашты.
Бу уку-лаборатория комплексы Әлмәттә «Алнас» (ЧТПЗ төркеменә керә) предприятиесе территориясендә ачылды.
«Татарстан киләчәге көллияте» «Алнас» заводы һәм и Әлмәт һөнәри көллияте базасында оештырылды һәм ул – ЧТПЗ төркеменең һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең уртак проекты.
Төп максаты – республика машина төзелеше предприятиеләрен хәзерге заман җитештерүе таләпләре нигезендә профессиональ эшче кадрлар белән тәэмин итү.
Татарстанда август ахырына бөртеклеләр мәйданнарның 70 процентында җыеп алынган. Бу хакта бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
2017 елның 31 августына алынган мәгълүматларга караганда,Татарстанда 1 млн. 487,8 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 61,9 %ын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференция режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Огородова төбәкара компетенцияләр үзәгендә - Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында булдылар. Аларны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов озата йөрделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Совет районында күп профильле күп телле гимназия ачылуында катнашты. Чарада шулай ук РФ мәгариф һәм фән министры Людмила Огородова, ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнаштылар. Мәктәп 1220 укучыга исәпләнгән. Уку йортында тарнсформацияләнә торган җиһазлы махсус уку кабинетлары, җиһазландырылган лабораторияле, лингафон җайланмалары, тавыш һәм видеоязмалар студиясе, ике бассейны, ике спорт залы, бию залы, 560 кешелек актлар залы, 436 кешелек аш бүлмәсе, медицина кабинеты, спорт мәйданчыгы бар.