ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты Казанга Конфедерацияләр Кубогы уздырылган көннәрдә өстәмә чит ил туристларының килүен көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда туристлар килүнең үсеше 10-15% тәшкил итә.


19
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  LibraAM AG (Швейцария) компаниясе вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.  

Казан ТЭЦ-3тә газ-турбина җайланмасы эшләтеп җибәргәннән соң үзенең нәтиҗәләре буенча барлык контракт шартларыннан да, куәте буенча да, экономияле булуы ягыннан да узып китте. Бу ГТҖын комплекслы итеп карарга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм   Казан ТЭЦ-3тә газ-турбина җайланмасын сәнәгать эксплуатациясенә кертүгә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте. 

Бүген «Совкомфлот» ГАҖ Директорлар советы рәисе Илья Клебанов белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Яклар алга таба үзара файдалы хезмәттәшлек һәм эшлекле элемтәләрне үстерү турында сөйләштеләр. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан ТЭЦ-3тә Россиядә иң куәтле  газ-турбина җайланмасын эшләтеп җибәрүдә катнашты.

Казан ТЭЦ-3тә, «ТГК-16» ААҖ филиалында газ-турбина җайланмасының (ГТҖ) яңа блогы станцияне комплекслы яңарту кысаларында төзелде. Газ-турбина җайланмасы дөньяда иң эре һәм нәтиҗәле газ турбинасы (9HA.01) базасында корылган, куәте 405,6 МВт.

«Дженерал Электрик» - Татарстан Республикасының күптәнге стратегик хезмәттәше. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов General Electric президенты, сратегик үсеш буенча баш башкарма директоры, рәисе урынбасары Джон Райс белән очрашуда белдерде. 


18
июнь, 2017 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Португалия Республикасы Советы (Парламенты) Рәисе Эдуарду Ферру Родригеш белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Казан Кремлендәге эш кабинетында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Португалия Республикасы Советы (Парламенты) Рәисе Эдуарду Ферру Родригеш белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Казан Кремлендәге эш кабинетында узды.


17
июнь, 2017 ел
шимбә

Бүген Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, бөек татар җырчысы һәм халыкның иң яраткан кызы Әлфия Авзалова белән хушлашу тантанасы узды.

Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТРның мәгариф һәм фән министры, иҗтимагый оешма вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре почетлы каравылга басты.

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары - Федераль балыкчылык агентылгы җитәкчесе Илья Шестаков һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы "Балык атнасы" гастрономия фестивале мәйданчыгында булдылар.

Татарстан башкаласында әлеге фестивальне "Казан" гаилә үзәге алдындагы мәйданда уздыралар (С.Хәким ур., 4).

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы аквабиокультура комплексы проектын тәкъдир иттеләр. 

Киңәшмә Татарстанда балык хуҗалыгы тармагын үстерү мәсьәләләренә багышланды һәм Казанга эш сәфәре белән килгән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары – Федераль балыкчылык агентлыгы (Росрыболовство) җитәкчесе Илья Шестаков катнашында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International