Төзелеш объектларында техник иминлекне үтәү һәм хезмәтне саклау, төзелеш тармагында кадрлар квалификациясен арттыру, шулай ук төзелеш сыйфатын күтәрү – бу мәсьәләләргә «Татарстан Республикасы Төзүчеләре бердәмлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешма игътибарын беренче чиратта юнәлдерергә кирәк.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Төзүчеләре бердәмлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасының VII еллык хисап-сайлау гомуми җыелышында хәбәр итте.
Чара «Корстон» КСККда (Казан) узды, анда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, «Татарстан Республикасы Төзүчеләре бердәмлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы президенты Рим Халитов, төзелеш оешмалары җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашты.
Татарстан - Россиядә 500 кВ егәрлекле югары вольтлы кабель җитештерә һәм аны сыный ала торган бердәнбер төбәк. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уникаль сынау станциясен беренче эшләтеп җибәрү чарасында игълан ителде.
Бу тарихи вакыйгада ТР Президенты, «ИНВЭНТ» компанияләр төркеме җитәкчесе, федераль министрлыклар вәкилләре, ДК продукциясен кулланучылар, шулай ук Германиянең "HIGHVOLT" компаниясе директоры Ральф Бергман катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда "Транснефть-Прикамье" АҖ бинасын төзү эшләре барышын бәяләде.
Искәртик, "Транснефть-Прикамье" АҖ бинасы төлеше 2014 елның июль аенда башланды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы прокуратура хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсендә катнашты.
Чара "Гранд Отель Казан" кунакханәсенең конференц-залында үтте һәм күп санда кеше булган объектларда куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендәге законнар үтәлеше буенча прокуратура күзәтчелеген камилләштерү темасына багышланган иде.
Семинар-киңәшмәдә шулай ук РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, Россия Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Сухов, РФ Генераль прокуратурасы Академиясе вәкилләре, ИФО субъектлары прокурорлары урынбасарлары һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Рөстәм Миңнеханов төзелеш комплексын үстерү һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында катнашты.
Чара Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә Кремльдә узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков РФ Президенты карамагындагы Икътисади совет эшче төркеме составына "Структуралы реформаларның өстенлекләре һәм тотрыклы икътисади үсеш" юнәлеше буенча керде.
Татарстан белән Австрия арасында тышкы сәүдә әйләнеше 2015 ел нәтиҗәләре буенча 56 млн. АКШ доллары тәшкил иткән. Шуларның 9 млн.ы экспортка туры килә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр итте.
19-21 майда Казанда "Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit" VIII халыкара икътисади саммиты уздырылачак. “KazanSummit” РФ белән ислам дөньясы илләренең икътисади багланышлар буенча төп мәйданчыгы санала. Саммитны үткәрү өчен төп мәйданчык сыйфатында "Корстон" комплексы сайланган. Казандагы саммитка әзерлек кысаларында агымдагы вазгыять турында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бүген ТР Министрлар Кабинетында бәян иткәнчә, теркәлгән катнашучылар саны 1,2 меңнән артып киткән, Берләшкән Гарәб Әмирлекләре, Баһрейн, Катар, Кувәйттән зур делегацияләр көтелә. Саммитта төрле дипломатик миссияләрнең 20 башлыгы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән 12 министрлык вәкиле, Россия субъектлары башлыклары (Төньяк Осетия һәм Ингушетия), РФ Дәүләт Думасының 5 депутаты, Федерация Советының 6 әгъзасы катнашачак, Россиянең 20 төбәге вәкилләре килүе көтелә, дигән иде ул әлеге чараны оештыру комитетының 10 майдагы утырышында.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты тарафыннан билгеләнгән Социаль-икътисадый үсешнең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча РФ Президенты каршындагы комиссия утырышында катнашты.
Чара Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә узды.
Утырышта федераль министрлыклар һәм ведомстволар башлыклары, Россия Федерациясе Президентының федераль округлардагы вәкаләтле вәкилләре, кайбер төбәкләр җитәкчеләре катнашты.
Татарстанда быелның беренче кварталында законсыз әйләнештән алынган алкоголь күләме үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 70%ка арткан. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советы утырышында хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы вице-премьеры Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфыйгуллин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артём Хохорин, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Совет утырышы, Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрен тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды.