Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа Чабаксар шәһәрендә Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты.
Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.
Утырышта катнашучылар интеллектуаль милек өлкәсендә дәүләт сәясәте мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Кичә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәсфәрендә булды. Анад ул Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев белән очрашты. Чарада «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин да катнашты.
Сүз «КАМАЗ» ААҖне үстерү стратегиясе мәсьәләләре турында барды.
Татарстан һәм Карелиянең икътисадый потенциалын истә тотып, безгә товар әйләнешен һичшиксез арттырырга кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петрозаводскида Карелия Республикасы башлыгы Александр Худилайнен белән очрашудан соң белдерде. Очрашу Карелия Республикасы башлыгы администрациясе бинасында узды. Очрашу кысаларында Карелия Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турындагы Килешүне гамәлгә ашыру Беркетмәсе имзаланды.