Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Татарстан Республикасының мөһим икътисадый партнерларының берсе булып тора
2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре бүгенге көндә Татарстан Республикасының мөһим икътисадый партнерларының берсе булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков БГӘ икътисад министры урынбасары Абдалла Әл Салих җитәкчелегендәге Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясе әгъзалары белән очрашуда белдерде.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Искә төшерәбез: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясе Татарстанда танышу максаты белән булачак (2015 елның 28 февраленнән 5 мартка кадәр). Программада сәнәгать объектларында булу, республика икътисады һәм Татарстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган кызыклы инвестиция проектлары белән танышу каралган.
Кунакларны сәламләп, Илдар Халиков Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән БГӘ эшмәкәрлек вәкилләренең төбәккә зур кызыксыну күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.
Илдар Халиков кыскача Татарстанның сәнәгать потенциалы турында сөйләде, иң мөһим проектлар һәм икътисадның үсеш нокталарын билгеләде. Аерым алганда, ул төбәкнең икътисадый нигезе – ул нефть, нефть чыгару, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, машина төзелеше, приборлар төзү, шулай ук авыл хуҗалыгы, дип искәртте. Ул ассызыклаганча, сөт, ит, бәрәңге җитештерү буенча Татарстан алдынгы төбәкләренең берсе санала.
Моннан тыш, бүген төбәктә Россия һәм чит ил инвесторларын җәлеп итү өчен җитди инфраструктура булдырылган, дип белдерде ТР Премьер-министры. Бу – технопарклар, индустриаль мәйданчыклар, бизнес-инкубаторлар челтәре. Татарстан районнарының берсендә урнашкан “Алабуга” МИЗы Россиядә барлык МИЗ инвестицияләре гомуми күләменнән 60%ын җәлеп итте, диде ул.
Технопаркларның киләчәктәге үсешенә килгәндә, Илдар Халиков уңай үрнәк сыйфатында бүген Европада иң зур индустриаль паркларның берсе “Мастер” КИПын атады, аның мәйданы 642 мең кв.м. һәм ул 95 процентка тулы. “Аның мәйданын 1 млн кв. м. га кадәр арттыру турында карар кабул ителде, - диде ТР Министрлар Кабинеты башлыгы, бу мәйданчык үзенә ихтыяҗ булуын исбатлады, монда күп санда компанияләр - Россиядән һәм чит илләрдән автокомпонентлар җитештерү өлкәсендә махсуслашкан күп санлы резидентлар урнашкан.
Без республика өчен үсеш ноктасы булып торган “Иннополис” инновацион шәһәрчегенә кызыксыну белдерсәгез шат булыр идек, диде алга таба Илдар Халиков. Күп IТ-компанияләр “Иннополис” территориясендә урнашу өчен кызыксыну белдерә.
ТР Премьер-министры Татарстанда узачак халыкара дәрәҗәдәге спорт вакыйгалары турында сөйләде һәм БГӘ вәкилләрен аларда катнашырга чакырды.
Үз чиратында, БГӘ икътисад министры урынбасары Абдалла Әл Салих Казанга чакыру өчен рәхмәт әйтте һәм сәфәр кысаларында делегация әгъзалары республика тормышының төрле яклары, икътисади һәм инвестиция потенциалы белән таныша алачагына ышаныч белдерде.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз