ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда бу елның 9 ае нәтиҗәләре буенча нефть чыгару буенча уңай динамика күзәтелә - 26,827 млн тонна чимал табылган. Шул исәптән "Татнефть" ГАҖнә 21,4 млн. тонна туры килә (узган елның шул ук чорына караганда 549 мең тоннага артык), кече нефть компанияләренә - 5,427 млн. тонна (үсеш 1,2 процентка). Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елның тугыз аенда республиканың кече нефть компанияләре эшчәнлегенә йомгкалар чыгару һәм 2017 ел ахырына кадәр бурычлар турындагы киңәшмәдә хәбәр итте. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов биенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз өченче утырышында катнашты.  

Сессиядә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты.  Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.  

Көн тәртибенә 34 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 13 республика законы проекты һәм 14 федераль закон проекты һәм Россия Федерациясе  субъектлары закон чыгару органнарының 2 закон чыгару инициативасы.  

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ директорлар советының чираттагы утырышы үтте. Утырышта 2017 елның 9 аенда бюджет башкарылуына йомгаклар ясалды, агымдагы елның ноябренә бюджет расланды.

 

Татарстанда 2017 елның гыйнвар-сентябрь айлары нәтиҗәләре буенча нефть чыгару 2,3 процентка арткан, химик продуктлар җитештерү күләме - 4,3 %, резина әйберләре - 13,2 процентка. Пластмассадан әйберләрне җитештерү 1 процентка кимегән, нефть продуктлары - 8 % кимегән (алдан каралган капиталь ремонт эшләре сәбәпле). Бу хакта бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ дирректорлар советы утырышында компания генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында уздырды. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Дәүләт секретаре – илкүләм икътисад министры урынбасары Иштван Лепшени белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Яклар төбәкара хезмәттәшлекне үстерү буенча киләчәк адымнар, сәүдә-икътисадый һәм гуманитар багланышларны үстерү, уртак проектларда катнашу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.    

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгария Республикасының Россия  Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Бойко Коцев җитәкчелегендәге Болгария делегациясе белән очрашты. 

«Россия-Болгария мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Болгария арасындагы хезмәттәшлекнең торышы һәм үсеш перспективалары турында сөйләшү өчен яхшы мөмкинлекләр бар», - диде Рөстәм Миңнеханов. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International