Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңа мәктәп ачты

2017 елның 1 сентябре, җомга

Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа мәктәп укучыларын һәм ата-аналарны белем көне һәм Корбан бәйрәме белән котлады. 

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген иртән Чаллы шәһәренә эш сәфәре белән килде, анда ул 41 нче яңа гомуми урта белем мәктәбен ачу тантанасында катнашты.

Линейкага җыелган укучыларны, ата-аналарны һәм укытучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов бүгенге көнне күренекле көн дип атады. Ул аерым ассызыклаганча, яңа мәгариф учреждениесендә – 13 беренче сыйныф. «Бу сезнең шәһәрнең киләчәге зур дигәнне аңлата! – диде Рөстәм Миңнеханов. – Балалар күп туу әйбәт ул, ә хакимият бурычы – алар өчен шартлар тудыру, балалар бакчалары, мәктәпләр салу. Хәерле юл сезгә!»

Татарстан Президенты шулай ук искәрткәнчә, 2016 елда Чаллыда 800 урынлык мәктәп ачылган, быел исә – 1200 урынлык яңа мәктәп.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, быел Автоградта заманча яңа мәктәп төзелә башлаячак. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу шәһәр өчен зур бүләк булачак. 

Рөстәм Миңнеханов 41 нче мәктәп директорына яңа мәктәпнең символик ачкычын тантаналы төстә тапшырды.

Мәктәп директоры җавап сүзендә «монда яхшы укытачаклар һәм яхшы укыячаклар» дип вәгъдә бирде.

Искәртәбез, яңа мәктәп Чаллының 36 нчы микрорайонында урнашкан, анда ике бассейн, ике спорт залы бар, шуларның берсендә скалодром урнашкан. Янәшәдәге территориядә – футбол кыры. Шулай ук 500 урынлык концерт залы җиһазландырылган. Беренче сыйныф укучылары өчен аерым керү урыны. 

Мәктәп федераль һәм республика бюджетлары акчаларына төзелгән (подрядчысы «Евростиль» ҖЧҖ). Гомуми мәйданы 24,6 мең кв. м.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International