Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә буалар шарлавыгында балалар өчен уен мәйданчыгын карап чыкты

2017 елның 2 сентябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә буалар шарлавыгында балалар өчен уникаль уен мәйданчыгында булды. 

Объект Әлмәтнең үзәгендә Мәрҗани һәм Белоглазов, Нефтьчеләр һәм  Гафиятуллин урамнары арасында урнашкан.

«Буалар шарлавыгының» 2 нче чиратын яңарту эшләре 2017 елның июлендә башланган. Территорияне төзекләндерү максаты – функциональ яктан бай һәм матур архитектур-киңлекләр тирәлеге булдыру.

Проектны гамәлгә ашырганда шәһәр кешеләренең теләкләре дә исәпкә алынган.  

Бүген Рөстәм Миңнеханов яңа объект белән танышты – буалар шарлавыгы районының үсеш өчен потенциалы гаять зур һәм шәһәр кешеләренең яраткан урыны булып тора.    

Объектка балалар өчен аттракционнар, өйрәтү һәм музыка зоналары, зур скейт-парк керә.

Проектның төп элементлары – балалар мәйданчыгы, скейт-мәйданчык, «Нефтяша», «Любовь», «Любимый Альметьевск» оригиналь арт-объектлар,  җәяүлеләр сукмаклары, пирс һәм башкалар.

Балалар мәйданчыгындагы барлык конструкцияләр дә Чехиядә әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International