Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Комтранс-2017» халыкара коммерция автотранспорты күргәзмәсендә булды

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «Комтранс-2017» халыкара коммерция автотранспорты күргәзмәсендә булды.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ" ГАҖнең иң яңа авыр йөк машинасы - К5 кабиналы КАМАЗ-54901 моделен тәкъдим итүдә катнашты. Презентациядә К5 кабинасына игътибарны җәлеп иттеләр, ул машина йөртүчегә җайлы шартларны тәэмин итә.

"КАМАЗ" ГАҖ гадәттәгечә төрле автотехника тәкъдим итте: пассажирлар өчен транспорт, яңа электр автобусы (электробус).

Күргәзмәдә "КАМАЗ" ГАҖ шулай ук КАМАЗ-6282 электробусын тәкъдим итәчәк, аның тышкы һәм эчке бизәлешен үзгәрткәннәр. Икенче буын электробусы Drive Electro Мәскәү компаниясе белән эшләнде һәм "Мострансавто" ДУПндә тестларны узган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International