Рөстәм Миңнеханов «Иокогава Электрик Корпорейшн» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иокогава Электрик Корпорейшн» (Япония) компаниясе президенты Такаши Нишиджима белән очрашты.    

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан Республикасы ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров та катнашты. 

 «Иокогава» компаниясе вәкилләре Казанга Татарстан нефть-газ химиясе форумында катнашу өчен килгәннәр, форум 2017 елның 6-8 сентябрендә «Казан ярминкәсе» мәйданчыгында узачак.

Очрашуда катнашучылар Татарстан белән «Иокогава» комапниясе арасында нефть химиясе, энергетика, фән һәм югары технологияләр өлкәсендә киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Япония партнерлары белән үзара хезмәттәшлек республика территориясендә гамәлгә ашырылучы кайбер инвестицион проектлар буенча берничә ел буена дәвам итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International