Рөстәм Миңнеханов Владивостокта Ерак Көнчыгышны үстерү мәсьәләләре буенча РФ Дәүләт Советы президиумы утырышында катнашты

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Владивосток шәһәрендә. Анда ул Россия Дәүләт Советы президиумы утырышы эшендә катнашты. Чара Ерак Көнчыгыш төбәкләренең комплекслы социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләренә багышланган.

Утырыш Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә Ерак Көнчыгыш федераль университеты мәйданында Көнчыгыш икътисадый форумы кысаларында узды.

Владимир Путин чыгышында билгеләгәнчә, Ерак Көнчыгыш төбәкләре үсешенә юнәлдерелгән чаралар комплексы берничә ел дәвамында гамәлгә ашырыла. Алдан әлеге эш нәтиҗәләре турында әйтеп була. Макрорегионда сәнәгать үсеше темплары Россиядә урта күрсәткечләрдән артып китә. Соңгы өч елда үсеш уртача 8,6 %. Шулай ук халыкның читкә күчеп китүе дә кимеде.

"Безнең үзәк бурычыбыз - Ерак Көнчыгышны үзенә тартып тора торган итү. Бу уңайлы торак, сыйфатлы сәламәтлек саклау системасы, транспорт белән тәэмин ителеш, заманча мәктәпләр, балалар бакчалары. Гомумән, бирегә тырыш, сәләтле, белемле кешеләр күбрәк килсен өчен, уңайлы шартлар булдыру кирәк", - диде РФ Президенты.

Владимир Путин төп дәүләт программаларында "Ерак Көнчыгыш бүлекләре" булмауга канәгатьсезлеген белдерде.

Шулай ук Владимир Путин бизнес даирәләргә ярдәм итү мәсьәләләренә аеручы игътибар итәргә йөкләде. Аның сүзләренчә, алдагы өч елда субъектлар эшлекле климат буенча рейтингның беренче яртысына керергә тиешләр. Россия Президенты бизнесны күзәтчелек органнарының контрольдә тоту мәсьәләсенә дә кагылды һәм тиешле органнарның күзәтчелек-контроль эшчәнлегендә тәртип кертүгә өндәде.

Аннан Россия Президенты Ерак Көнчыгышта логистика инфраструктурасы мәсьәләсен күтәрде. Әлеге юнәлеш Россия транспорт системасы үсеше һәм халыкара транспорт коридорларын үстерү буенча алдынгы урында булырга тиеш. Авиабилетларны субсидияләүдә проблемалар барлыгын ассызыклады РФ Президенты һәм РФ Транспорт министрлыгына әлеге мәсьәләне хәл итү турында хәбәр итәргә йөкләде.

РФ Президенты сүзләренчә, транспорт инфраструктурасын үстерүдә Транссебер, Байкал-Амур магистральләрен яңарту, эре диңгез портларын, аэропортларны үстерү мөһим роль уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International