Рөстәм Миңнеханов бөек рус язучысы Лев Толстой туган көне уңаеннан КФУ адресына телеграмма җибәрде

2017 елның 9 сентябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бөек рус язучысы – Казан университетының иң атаклы студентларыннан берсе Лев Толстойның тууына 189 ел тулу уңаеннан Казан федераль университеты адресына котлау телеграммасы җибәрде.

«Хөрмәтле дуслар!

Быел күренекле фикер иясе, бөек рус язучысы Лев Толстойның тууына189 ел тула.

Аның исеме Татарстан белән тыгыз бәйләнгән. Лев Толстой – Казан университетының иң атаклы студентларыннан берсе. Республикабыз башкаласында ул рухи яктан туган, беренче фәлсәфә мәкаләләре монда язылган һәм башлангыч әдәби әсәрләренә монда нигез салынган. Аларның һәрберсендә язучының шәхесе чагыла. 

Әдәбиятта Толстой традицияләре – бу олы колач, тирән психологизм, милли характерны белү, гуманизм һәм сәнгатьчә хәл ителешләрдә зур кыюлык. Бу  традицияләр илебезнең хәзерге заман әдәбиятында үсешләрен дәвам итәләр.  

Лев Толстой әлегә кадәр бөтен дөньяда Россиянең иң мәшһүр һәм иң абруйлы язучысы булып кала. Аның әсәрләре – иксез-чиксез милли мәдәни ресурс. 

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International