Татарстан Президенты «Егоров, Пугинский, Афанасьев и партнеры» адвокатлар бюросы җитәкчеләре белән очрашты

2017 елның 15 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Егоров, Пугинский, Афанасьев и партнеры» адвокатлар бюросы җитәкчеләре Дмитрий Афанасьев  һәм Станиславом Пугинский белән очрашты.   

Искәртәбез, 2017 елның 14-16 сентябрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте «Егоров, Пугинский, Афанасьев и партнеры» адвокатлар бюросы – Россиянең һәм БДБнең иң эре юридик фирмаларыннан берсе ярдәме белән Казанда Kazan Legal халыкара юристлар форумы уздырыла. 

Очрашуда катнашучылар форум эшенең киләчәк йомгаклары, шулай ук киләчәктә уртак проектларны үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International