Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисенең ягулык-энергетика комплексы мәсьәләләре буенча урынбасары Максат Бабаев белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Ашхабадка эш визиты кысаларында узды, чарада шулай ук "Төрекмәннефть" дәүләт концерны рәисе Дәүләтдурды Хаҗиев та катнашты.
Әңгәмә барышында яклар нефть-газ тармагында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште. Аерым алганда, ятмаларны табу һәм кулланышка кертү, чималны эшкәртү, тармак белгечләрен әзерләү һәм башка мәсьәләләр каралды.