Рөстәм Миңнеханов Мюнхенда берничә эшлекле очрашу уздырды

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

Рөстәм Миңнеханов бүген Мюнхенда берничә Германия компаниясе җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу Бавария башкаласына Татарстан Республикасы Президентының ике көнлек эш сәфәре кысаларында узды.

Татарстан Президентының эшлекле иртәсе “Кнорр-Бремзе” компаниясе күзәтчелек советы рәисе Хайнц Тиле белән узды.

Рөстәм Миңнеханов Хайнц Тилега Татарстанда озак еллар корпорация эшчәнлеге өчен рәхмәтен белдерде.

Искәртеп үтик: “Кнорр Бремзе КАМА” җәмгыяте Чаллыда 2007 елдан бирле барабан тормозлары, һава киптергеч һәм башка төр продукция җитештереп килә.

Хайнц Тиле, Татарстан делегациясен сәламләп, “Кнорр Бремзе КАМА” проекты үсешеннән канәгать булуын һәм Татарстанның инвестицияләр өчен бик әйбәт урын булуын билгеләп узды.

Рөстәм Миңнеханов бүген көннең беренче яртысында “KGAL” һәм “Thunderbolt Partners” инвестиция компаниеләре җитәкчеләре Франсис Лувар, Герт Вальтенбауэр һәм “Thunderbolt Partners” партнеры Толга Танис белән очрашты.

Соңрак Татарстан Президентының “Linde AG“ Президенты һәм компаниянең генераль директоры Альдо Беллони белән очрашуы узды. “Linde AG“ компаниясе Татарстанныд нефть-химия өлкәсендәге предприятиеләре белән дәвамлы рәвештә уңышлы хезмәттәшлек итә. Яклар алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International