Рөстәм Миңнеханов Ташкентта Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын карады

2017 елның 24 сентябре, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентка эш сәфәре кысаларында Алишер Навои исемендәге Дәүләт академия зур опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы сәнгать осталары  концертын карады. 

Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Мәдәният минитсры Бәхтияр Сәйфуллаев белән очрашты. Татарстан Президенты концертны оештыруда күрсәтелгән ярдәм өчен һәм җирле татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә актив булышулары өчен аңа рәхмәт белдерде. Әңгәмә барышында яклар Татарстан һәм Үзбәкстан арасында киләчәк мәдәни алмашулар мөмкинлеге турында фикер алыштылар.    

Залдагы кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, кунакчыл Үзбәкстан җирендә булына бик шат ул. «Безне монда иң якын кешеләре кебек каршы алалар, - диде ТР Президенты. – Бүген безнең мәдәният көне, иртәгә икътисад һәм бизнес көне. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, илләребез, Россия Федерациясе һәм Үзбәкстан Республикасы, җитәкчеләре төбәкара хезмәттәшлеккә зур игътибар бирәләр». 

Үзбәкстан Мәдәният министры Бәхтияр Сәйфуллаев үз чиратында ассызыклаганча, Үзбәкстанны Татарстан белән күптәнге дуслык җепләре бәйли. «Бүген безгә Татарстаннан якын дусларыбыз килде. Безнең уртак якларыбыз күп: динебез, мәдәниятебез һәм гореф-гадәтләребез. Без бу тантаналы вакыйгада катнашуыбызга шатбыз», - диде министр.  

Россия Федерациясенең Үзбәкстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Владимир Тюрденев, Россия һәм Үзбәкстан – стратегик партнёрлар һәм союзниклар. Күптән түгел Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеевның  Мәскәүгә эш сәфәре безнең мөнәсәбәтләргә яңа этәргеч бирде. «Мәскәүдә вакытта билгеләп үтелгәнчә, безнең багланышларның юнәлешләреннән берсе төбәкара хезмәттәшлек булырга тиешле. Россия төбәкләре җитәкчеләре арасыннан Ташкентка беренче булып нәкъ менә Рөстәм Нургали улы Миңнеханов килде», - диде  Владимир Тюрденев. 

Аннары концерт башланып китте, сәхнәгә Татарстанның алдынгы фольклор һәм хореография коллективлары, татар эстрадасы башкаручылары чыкты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International