Россиянең иң мөһим юл артерияләренең берсе – М7 федераль тарссасы яңа күперле булды.
Бүген Россия Федерациясе транспорт министры Игорь Левитин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тантаналы чарада Татарстанның Мамадыш районында Нократ елгасы аша салынган яңа күпердә кызыл тасманы кисте.
Күпер 1976 елда ук файдалануга тапшырылган булган, бүгенге көндә күперне эксплуатацияләү характеристикалары транспорт чараларының интенсив хәрәкәте темпларына җавап бирми, шуңа бәйле рәвештә 2005 елда Федераль юл агентлыгы тарафыннан күперне югары техник категориягә туры китереп реконструкцияләү турында карар кабул ителә. Ул “Нократ елгасы аша күпер кичүен реконструкцияләү” объекты составына керә һәм төрле корылмаларны үз эченә ала.
Участокның гомуми озынлыгы – 8,77 чакрым, күпернең озынлыгы 643 метр тәшкил итә.
“Бүген безнең барыбыз өчен дә бик зур бәйрәм, - дип ассызыклады РФ транспорт министры Игорь Левитин. – Моннан дүрт ел элек без Рөстәм Миңнеханов белән беренче тапкыр яңа күпер кичүе сафка бастыру мөмкинлеге хакында фикер алыштык, шуннан бирле Мамадыш минем баштан чыкмый. Без күпернең сафка басуына һәм югары сыйфатлы итеп төзелүенә бик тә шат. Төзүчеләргә башкарган эшләре өчен зур рәхмәт, әмма тынычланырга иртәрәк, чөнки тиздән күршедәге күпер кичүе дә яңартылачак. Әлеге трасса – бөтен Россия өчен стратегик яктан әһәмиятле маршрут. Машина йөртүчеләргә тагын да уңайлырак шартлар тудырылганына шатмын. Тагын бер мәртәбә ихлас рәхмәтләремне ирештерәм һәм уңышлар телим”.
Үз чиратында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың үсеше күп яктан әлеге трассага бәйле булуын билгеләп үтте. “Бүген ил күләмендә зур бәйрәм. Хәтерлим әле, мин студент чагында, 70 нче елларда, әзер булмаган күпердән йөри идек. Бүген без биредә заманча таләпләргә җавап бирүче күпер кичүен күрәбез. Россия Транспорт министрлыгы командасына әлеге проектны гамәлгә ашырганы өчен бик зур рәхмәт. М7 Федераль трассасы инфраструктурасын яхшырту буенча алдагы планнар да гамәлгә ашырылыр дип өметләнәм”, - диде ТР Президенты.