Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: 2012 ел гади булмаячак

2011 елның 7 сентябре, чәршәмбе

2012 елга ТР консолидацияләнгән бюджетына зур нагрузка төшәчәк. Бу керемнәрнең кимеп, чыгымарның сизелерлек артуы белән бәйле. Бюджетка килә торган керемнәр 5,5 млрд. сумга кыскарыр, ә чыгым йөкләмәләре 7,8 млрд. сумга артыр дип фаразлана. Моннан тыш, федераль казнага булган 17,6 млрд. сумлык кредитларны да кайтарырга кирәк булачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышында 2012 елга һәм 2013-2014 елларның планлы чорына ТР консолидацияләнгән бюджеты фаразлары хакында төп доклад белән чыгыш ясаган ТР финанс министры Радик Гайзатуллин белдерде. Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә узган утырышта әлеге мәсьәлә фикер алышуга чыгарылган төп мәсьәләләрнең берсе булды. Видеоконференция режимында үткән утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Хөкүмәт рәисе Илдар Халиков ассызыклап узганча, киләсе елда да консолидацияләнгән бюджетның төп параметрлары социаль гарантияләрне тәэмин итүгә юнәлтелә. “Киләсе елга һәм 2013-2014 елларның планлы чорында барлык социаль әһәмияттәге чыгымнар 2011 ел күрсәткечләренә караганда үсеш белән планлаштырылырга тиеш”, - ди ул. Моннан тыш, бу чорда чыгымнарны Универсиаданы тулы көченә уздыруны һәм әһәмиятле федераль программаларны финанслауда катншауны тәэмин итәрлек итеп тә планлаштырырга кирәк булачак. Аның сүзләренә караганда, 2012 елга консолидацияләнгән бюджетның чыгым өлешенең артуына бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру, хезмәткә түләүнең яңа системасын кертүне дәвам итү сизелерлек йогынты ясаячак. Яңа бюджет учреждениеләрен сафка бастыру да чыгымнарның артуына китерәчәк. 2012 ел бюджеты өчен бу барыннан да элек 11 меңнән артык бала урынына исәпләнгәняңа бакчаларны сафка бастыру белән бәйле. 2012 елда полицияне карап тоту федераль бюджет дәрәҗәсенә күчә. “Аңа алмашка өстәмә рәвештә чыгым вәкаләтләрен алабыз, аерым төр керемнәрдән колак кагабыз”, - ди Хөкүмәт башлыгы. Аның ассызыклавынча, бюджетның баланслы үтәлешенә ирешү өчен федераль органнар белән эшне дәвам итәргә кирәк булачак. Шуның белән беррәттән бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген күтәрү буенча эшләү таләп ителә.
ТР финанс министры Радик Гайзатуллин сүзләренә караганда, республика һәм җирле бюджетларның керем һәм чыгым өлешләре фаразлары нигезенә социаль-икътисади үсешнең федераль күрсәткечләренә җавап бирүче тенденцияләр, факторлар алынган. Аның аңлатуынча, казна керемнәренең кимүенә федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр йогынты ясый. Беренчедән, файдалы казылмалар чыгаруга салым ставкасы арта, нефтьнең экспорт пошлиналарын этаплап тигезләү бара. 2011 елның августыннан спирт акцизларын исәпләү тәртибе үзгәрү дә республика бюджетының 100 млн. сумлык керемен югалтуга китерәчәк. 2012 елгы бюджет керемнәрен кимүгә йогынты ясаучы тагын бер фактор – файдалы казылмалар чыгару салымының тапшырылган өлеше буенча федераль бюджеттан алына торган компенсация күләменең 20 процекнтка кимүе. Шуның нәтиҗәсендә югалтулар 600 млн. сумнан артык булачак. 2013 елдан исә компенсация бөтенләй бетереләчәк. Шул шартларда бюджетны тулыландыручы төп керем чыганаклары булып алдагы елларда да физик затлар кеременә салым, керем һәм мөлкәт салымнары кала. Әлеге төр салымнар консолидацияләнгән бюджетка алынган керемнәрнең 85 проценттан артыгын алып торыр дип фаразлана. Республика бюджетында аларның өлеше- 83 процент булачак. 2012 елда физик затлар кеременә салым ТР берләштерелгән бюджетын 41,7 млрд. сумга (республика казнасын 25,8 млрд. сумга) тулыландырыр дип көтелә. Керем салымы исә киләсе елда 37,5 млрд. сум күләмендә фаразлана. 2012 елда акцизлардан республика казнасына 11,5 млрд. сум алыныр дип көтелә. Оешмалар милкенә салымнан киләсе елда 12,2 млрд. сумлык керем алыныр дип уйланыла. Физик затлар кеременнән алыначак салым күләме 523 млн. сум күләмендә фаразлана.
Җир салымы 2012 елда да муниципаль берәмлекләр бюджетларын тулыландыруның төп өлеше булачак. Ул 5,3 млрд. сум күләмендә тупланыр дип ниятләнә. Ә транспорт салымы 2 млрд. сум күләмендә фаразлана. 2012 елга ТР консолидацияләнгән бюджетының салымнар белән бәйле булмаган керемнәре 4,3 млрд. сум күләмендә фаразланган.
2012 елга консолидацияләнгән бюджетның чыгым вәкаләтләренә килгәндә, гомуми чыгымнар күләменең 60 проценты социаль-мәдәни өлкәгә юнәлдереләчәк. Аерым алганда 17.7 млрд. сум сәламәтлек саклау өлкәсенә, 12 млрд. сумнан артык социаль сәясәткә, зур өлеш мәгарифкә каралган. Аерым алганда, киләсе елның 1 октябреннән яңа түләү системасында эшләгән бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакларын 6 процентка күтәрү планлаштырыла. Шулай ук киләсе елның беренче октябреннән кайбер бюджет трамакларын яңа түләү системасына күчерү хезмәткә түләү фондын 16 процентка арттыру белән үрелеп башкарылачак. Киләсе елның 1 сентябреннән стипендияләрне дә 6 процентка күтәрү ниятләнә. Шулай ук коммуналь түләүләрнең 15 процентка индексацияләнәсе дә исәпкә алынган. Шулай итеп 2012 елга ТР консолидацияләнгән бюджетының керем өлеше 121,1 млрд. сум, чыгымнар өлеше 124,3 млрд. сум күләмендә фаразлана. Бюджет кытлыгы 3,2 млрд. сум булыр дип көтелә. Дефицит тулысынча республика бюджетына кагылачак. Ягъни республика бюджетына җирле бюджетларны баланслау буенча өстәмә нагрузка төшәчәк.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында киләсе ел һәм 2013-2014 елгы планлы чорда консолидацияләнгән бюджет үтәлеше өчен мөһим булган шартларга тукталып узды. Аның ассызыклавынча, алда торган Универсиада да бюджет өчен зур нагрузка булачак. Ул булган акчаларны нәтиҗәле кулланып эшләргә чакырды. Шул ук вакытта учреждениеләргә акча эшләү өчен шартлар тудыру, моны стимуллаштыру зарур, ди ул. Аның ассызыклавынча, бюджет акчаларын нәтиҗәле куллану өчен кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә системалы чишелешне тәэмин итәргә кирәк. Президент шул җәһәттән “Алгарыш” программасының эшләвен җентекләп күзәтергә чакырды. Шулай ук, ди ул, предприятиеләрнең дебиторлык һәм кредиторлык бурычларын арттыруга юл курга ярамый. Президент дәүләт идарәсе системасын да җентекләп күзәтергә кирәк дигән фикердә. Ресурслар һәм энергия саклау да үзәктә кала. Тарифларның ачыклыгын тәэмин итү өчен, компанияләргә финанс аудиты белән беррәттән, технологик аудит уздыруның мөһимлеген кат-кат искәртте республика башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International