Татарстанда 17 мең ялгыз яшәүче өлкән кешегә өйләрендә хезмәт күрсәтелә

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Казанда махсуслаштырылган “Актив булып озак яшәү” күргәзмәсе һәм 54 предприятиенең кадрлар хезмәте катнашындагы хезмәт ярминкәсе оештырылган иде. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

“Өлкән яшьтәге кешеләргә 18 меңләп эш урыны тәкъдим ителде. 15 мең кеше бу тәкъдим белән кызыксынды. Шундый махсуслаштырылган ярминкәләр республиканың район һәм шәһәрләрендә уздырыла”, – дип сөйләде ул.

Шулай ук “Актив булып озак яшәү” күргәзмәсе кысаларында “Алтын көз” социаль программалар бәйгесенә нәтиҗәләр ясалган. Бәйгедә 38 оешма, шул исәптән интернат-йортлар, психоневрологик интернат һәм комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре дә катнашкан.

Күргәзмәдә булган өлкәннәр юрист һәм медицина белгечләреннән түләүсез консультация ярдәме дә алган.

Министр сүзләренчә, Татарстанда “Өлкәннәрне тәрбиягә алган гаиләләр” пилот проектын тормышка ашырган бер ел дәвамында 36 ялгыз пенсионер гаиләгә тәрбиягә алынган.

“Бу проект ялгыз өлкән кешеләрне интернат йортларга урнаштыруның яхшы альтернативасы булып тора. Олыларны ярдәмсез калдыру һәм тиешле тәрбия булмау очракарын кисәтү максатыннан, без өйләргә йөрибез. Биредә социаль һәм янгынга каршы хезмәтләр, сәламәтлек саклау органнары катнаша. Белгечләр 70 яшен тутырган өлкәннәргә бара”, – дип белдерде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International