Рөстәм Миңнеханов Иркутск дәүләт техника университетының технопаркында булды

2011 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иркутскига эш сәфәрендә бүген Иркутски дәүләт техник университетында булды. Татарстан делегациясен университет ректоры Иван Михайлович Головных, ректорның инновация эшчәнлеге буенча урынбасары Михаил Викторович Корняков озатып йөрде.

Иркутски дәүләт техник илкүләм тикшеренү университеты технопаркында 5 мең кв. метр мәйданда Байкал нанотехнологияләр үзәге, Физик-техник институт, “Иркутскэнерго” корпоратив уку үзәге, технопаркның уку-фәннни җитештерү үзәге һәм бизнес-инкубатор кебек инновация структуралары урнаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов төрле лабораторияләрдә булды, анда тикшеренү юнәлешләре һәм яңа преоктлар, аннары технопарк залында Иркутски дәүләт техник илкүләм тикшеренү университетының фәнни проектлары тәкъдим ителде.

Татарстан Президентын бигрәк тә нефть сәнәгате өлкәсендәге технопарк эшләнмәләре белән кызыксынды. Рөстәм Миңнеханов Иркутски дәүләт техник илкүләм тикшеренү университеты белән хезмәтәшлек итү буенча кызыксынуын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International