Рөстәм Миңнеханов Казанның Кол Гали урамындагы автомобиль юлын үзгәртү барышы белән танышты

2017 елның 7 октябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Кол Гали урамындагы автомобиль юлы белән "Миңнебай - Казан" магистраль газ үткәргече һәм "Миңнебай - Казан" магистраль этан үткәргече киселешендә үзгәртү эшләре барышы белән танышты.

Искәртик, Казан башкарма комитеты «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖкә Кол Гали урамындагы юлны капиталь ремонтлау һәм киңәйтү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән иде, газ үткәргече һәм этан үткәргече урнашуын үзгәртергә кирәк иде. 

«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ "Миңнебай - Казан" магистраль газ үткәргече һәм "Миңнебай - Казан" магистраль этан үткәргече киселешендә үзгәртү эшләрен тулы күләмдә башкарды - Кол Гали урасының Комиссар Габишев урамыннан Овражнаяга кадәр өлеше. 

Башкарылган эшләр күләме турында бүген Рөстәм Миңнеханока хәбәр иттеләр. 

Нәтиҗәдә юлны дүрт буйлы иттеләр (элек ике иде). Бу юлның үткәрү мөмкинлеген күпкә арттырачак һәм тҗранспорт куркынычсызлыгын да арттыра. Әлеге юлны төзекләндерү якын арада төгәлләнер дип көтелә. 

Рөстәм Миңнехановка эшләр барышы турында «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International