Рөстәм Миңнеханов Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе җитәкчесе Виктор Нил белән очрашты

2011 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ полиция генерал-майоры, Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе җитәкчесе Виктор Нил белән очрашты.

Казан Кремлендә узган очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан ТР буенча ЭЭМ җитәкчесе Әсгат Сәфәров, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ җитәкчесе Рифкат Миңнеханов катнашты.

Яклар Татарстан Республикасы территориясендә юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре буенча фикер алышты. Моннан тыш, сүз кичә Казанда хатын-кыз автомобильчеләр арасында старт алган Бөтенроссия автомобиль узышы турында барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International