Илдар Халиков Казанда башланган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә булды

2011 елның 24 сентябре, шимбә

Бүгенге көннән Казанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Бүген шәһәр базарларына 30 миллион сумлык продукция китерделәр. Ярминкәләрдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та булды.
И.Халиков Мәскәү базарында тәкъдим ителгән авыл хуҗалыгы тауарларының ассортименты һәм аларның бәяләре белән танышты, сатып алучылар белән аралашты. Бүген иртән бәрәңге, башка төр яшелчәләр, ит һәм бал алырга килгән казанлыларның күбесе авыл хуҗалыгы продукциясенең чагыштырмача арзан булуын билгеләп үтте.
“Татарстан кулланучылар берлеге” рәисе Мәхмүт Фәттахов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә бүгенге көнне үзенчәлекле “имтихан” дип атады – авыл хуҗалыгы тауарлары җитештерүчеләр алга таба ит, бәрәңге һәм яшелчәне тиешле күләмдә тәкъдим итү өчен шәһәр халкының продукциянең төрле төрләренә булган ихтыяҗын өйрәнә.
М.Фәттахов хәбәр иткәнчә, быел бәрәңгене килосын 8-9 сумга сатып алырга мөмкин булачак, узган ел исә аның килограммы 17 сумга җитә иде. Иткә бәяләр узган елгы дәрәҗәдә диярлек калган. Суганны килограммын 12 сумга сатып алырга мөмкин, бу 2010 елга караганда 4 сумга арзанрак.
Карабодай ярмасының да бәясе төшкән. Узган ел “Татарстан кулланучылар берлеге” корылык аркасында әлеге ярманы Россия төбәкләреннән килограммын 90 сумга сатып алып, 60 сумга саткан иде. Быел исә казанлылар карабодайны килосын 35 сумга сатып ала алачак.
М.Фәттахов ышандырганча, сөтнең бәясе дә узган елгы дәрәҗәдә саклана.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Ильяс Зиннуров билгеләп үткәнчә, тулаем алганда, Казан базарларына 30 миллион сумлык продукция китерелгән. Аның карашынча, тәкъдим ителгән тауарларның бәясе чагыштырмача арзан – барлык төр продукция буенча да шәһәрнең ваклап сату челтәренә караганда 10-15 процентка түбәнрәк.
И.Зиннуров бүген башланган авыл хуҗалыгы ярминкәләренең алга таба Казан базарларында һәр шибәдә узачагы һәм декабрьгә кадәр дәвам итәчәге хакында хәбәр итте.
Искәртеп узабыз, бүген И.Зиннуров Мәскәү базарына сәүдә башланганчы ук килгән иде. Продукция бәяләре белән танышканнан соң ул кайбер тауар җитештерүчеләрдән аларның хакын төшерүне сорады.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүген авыл хуҗалыгы тауар җитештерүчеләре Казанга 86,5 тонна ит, 60 тоннага якын сөт, 419,2 мең данә йомырка, 500 тоннадан артык бәрәңге, 46 тонна кәбестә, 27,2 тонна чөгендер, 32,2 тонна кишер, 35 тоннадан артык суган, 20 тонна башка төр яшелчәләр, 70 тоннага якын шикәр комы, 24,3 тонна ярма, шул исәптән 7,5 тонна карабодай ярмасы алып килгән.
Моннан тыш, казанлыларның печән, салам, терлек һәм кош-корт та сатып алу мөмкинлеге бар. Тауарларны китерү өчен 500 дән артык машина җәлеп ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International