Татарстан Президенты "Россия – минем тарих" яңа мультимедиа тарихи күргәзмәсен ачты

2017 елның 27 октябре, җомга

Бүген Татарстан башкаласында "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәге территориясендә «Россия – минем тарих. Татарстан Республикасы» мультимедия тарихи паркы тантаналы рәвештә ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Сухов, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, Рус православ чиркәве патриархының мәдәният буенча советы рәисе, епископ Тихон (Шевкунов), Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, ТР Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында белдергәнчә, «Россия – минем тарих» тарихи паркы филиалы ачылу - республика өчен әһәмиятле вакыйга. Шундый ук музей комплекслары Россиянең башка төбәкләрендә дә ачылды һәм җәмгыятьтә танылды, диде ул.

"Ватаның тарихын белү, аны ихтирам итү - кешенең белем дәрәҗәсем, аның ватапәрвәрлеген күрсәтә. Музей экспозициясе ишеген ачкан һәр кеше безнең искиткеч тарихлы бөек илдә яшәгәнебездә инаначак.Проектның төп уңай сыйфаты - Россия тарихы һәм аның составындагы республикалар, край һәм өлкәләр тарихлары бердәм һәм өзелмәс булуын күрсәтүе", - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, тарихи күргәзмә, беренче чиратта, үсеп килүче буыннарга ясалган: "Ышанам, әлеге уникаль проект Татарстан һәм Россия тарихына игътибарлы булган кешеләрне тартып тору урыны, шәһәр һәм республикадагы мәгариф һәм патриотлыкка багышланган зур чаралар урыны, яшьләр өчен ял итү һәм аралашу урыны булачак".

Алексей Сухов РФ Президентының сәламләү телеграммасын укыды. "Бүген Халык бердәмлеге көне алдыннан "Россия - минем тарих" паркының нәкъ Казанда ачылуы символикалы, ул бердәм Россия милләте формалашуында, Россиянең бердәм һәм бердәмләнгән халкы көчәюендә гаять зур роль уйнады", - диелгән телеграммада.

Епископ Тихон сүзләренчә, татар халкы тарихы Россия тарихы белән тыгыз бәйләнештә. "Нәкъ менә татарстанлыларның борынгы бабалары безнең илебезне Чыңгызхан нәселе мирасчысы итте. Кайвакыт бу хакта уйланганыбыз да юк. Болар барысы да экспозициядә күрсәтелгән. Бу белемнәр яшьләргә, гомумән, үткән көннәрдән сабак алырга теләгән һәркем өчен файдалы. Тарихи парк дуслыкны ныгытсын, тарихны өйрәнергә этәргеч бирсен», - дип теләкләрен җиткерде епископ Тихон.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International