Бензин бәяләре якын арада артмаячак

2011 елның 27 сентябре, сишәмбе

Автомобиль ягулыгын күпләп сату бәяләренең күтәрелүе һәм илдәге нефть эшкәртү заводларның планлы ремонтка туктавы, бүген Россиянең мотор ягулыгы базарында килеп туган киеренкелекнең төп сәбәпләре итеп күрсәтелә. Автомобиль ягулыгына эчке базарда кытлык туу һәм шуңа бәйле рәвештә сентябрьдә аның бәяләренең атна саен күтәрелүе 36 төбәктә күзәтелде. Моннан Татарстан да читтә калмады. Бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР да Ягулык-энергетика ресурсларын нәтиҗәле файдалану идарәсе җитәкчесе, республикада нефть продуктлары бәяләрен мониторинглау буенча эшче төркем башлыгы Роберт Гыйләҗиев хәбәр иткәнчә, соңгы бер атнада гына Татарстанда мотор ягулыгы бәяләре үзгәрешсез калган. Бездә автомобиль ягулыгына Идел буе федераль округындагы уртача максималь бәяләрдән түбәнрәк бәяләр саклана. Республикада хәзергә очсызрак ягулык “ТАИФ НК” һәм “Корсар” ягулык салу станцияләрендә сатыла. Бу продукциянең бирегә җитештерүчедән турыдан-туры китерелүе белән аңлатыла. Мотор ягулыгын ваклап сату базарындагы вәзгыять хакында сүз барган брифингта шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Иван Щербаков катнашты.

Бүгенге брифингта искәртелгәнчә, быел август-сентябрь айларында илдә 13 нефть эшкәртү заводы планлы ремонтка тукталган. Аларның гомуми егәрлеге илдәге барлык шундый заводлар егәрлегенең 47 процентын тәшкил итә. Алар арасында Татарстанны нефть продуктлары белән тәэмин итүче үзебезнең “ТАИФ НК”заводы да, күрше төбәкләрдәге заводлар да бар. Роберт Гыйләҗиев ассызыклаганча, республикадагы ягулык салу станцияләре мотор ягулыгының сизелерлек өлешен нәкъ менә “ТАИФ НК”дан ала. Завод 6 октябрьдә янәдән эшли башлаячак һәм ул республиканы автомобиль ягулыгы белән тотрыклы тәэмин итүгә ярдәм итәчәк, якындагы 3 айда бәяләр күтәрелмәс дип ышанабыз, ди Роберт Гыйләҗиев. ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров шулай да илдә мотор ягулыгы бәяләре күтәрелмәс дип якын перспективага гарантия биреп булмый, дип саный. Аның белдерүенчә, вәзгыять дөньяның нефть базарындагы хәлгә бәйле.

Роберт Гыйләҗиев шулай ук ТР Президенты кушуы буенча Нефть продуктлары бәяләрен мониторинглау буенча эшче төркемнең АЗС хуҗалары тарафыннан мотор ягулыгы бәяләрен нигезсез арттыруны булдырмау өчен чаралар күрүен, тиздән республикада мотор ягулыгының сыйфатын тикшерү буенча айлык башланачагын хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International