Рөстәм Миңнеханов Казан зооботаника бакчасына җәнлекләр алу мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды

2017 елның 10 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан зооботаника бакчасына җәнлекләр алу мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

ТР Хөкүмәте Йортында үткәрелгән киңәшмәдә Казан мэры Илсур Метшин, Казан зоопаркы вәкилләре, Nature resource network компаниясе директоры һәм милекчесе Мартин Дэйви катнашты. 

Башта Илсур Метшин Nature resource network компаниясе турында кыскача хәбәр итте. Әлеге компания дөньяда 70 дәүләт зоопаркы белән хезмәттәшлек итә, шул исәптәy  - Германия, Швейцария, Сингапур белән.

Киңәшмәдә Казан зообакчасы өчен җәнлелкәр сатып алу буенча Татарстанның компания белән хезмәттәшлек итү мәсьәләсе каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International